Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда яңа ел трамвайлары йөри башлый

Трамвайны Кар кызы йөртәчәк. Кыш бабай балалар күңелен ачачак.

20 декабрьдән шәһәр рельсларына яңа ел трамвайлары чыгарылачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайты хәбәр итә.

Бәйрәм трамвае деподан Сөембикә проспектына юл тотачак. Вагоннар тулысынча бизәләчәк. Тышкы ягын мультфильм персонажлары ябыштырылса, эчке ягына уенчык, мишуралар эленәчәк. Узган елдагыча трамвайны Кар кызы йөртәчәк. Кыш бабай балалар күңелен ачачак. 

- Кечкенә пассажирларны мавыктыргыч экскурсия көтә. Төрле викторина, уеннар булачак. Балаларга яңа ел бәйрәме традицияләре турында сөйләячәкбез. Шулай ук трамвайда сәяхәт иткәндә тәрәзәләрдән күрсәтеп шәһәребез тарихы белән таныштырачакбыз. Алып баручыбыз - Кыш бабай булачак, - дип сөйләде Чаллы төбәк тарихын өйрәнү музее директоры урынбасары Дарья Иванова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев