Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда татар яшьләре «Уйладым. Яздым. Ашырдым.» форумына җыелды

22-23нче ноябрь көннәрендә Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре өчен «Уйладым. Яздым. Ашырдым.» исеме астында интенсив программа тәкъдим ителә.

22-23нче ноябрь көннәрендә Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре өчен «Уйладым. Яздым. Ашырдым.» исеме астында интенсив программа тәкъдим ителә. Форумның максаты – яшьләрдә татар телен, мәдәниятен популярлаштыру һәм үстерү, милли үзаңны формалаштыру.
Программада төрле биремнәр, мастер-класслар, «Безнең Татарстан» квиз уены, проектларга әзерлек һәм аларны яклау каралган. Боларның барысын да татар яшьләре ни дәрәҗәдә уңышлы башкарып чыгар һәм кайсы команда җиңүгә лаек булыр – озакламый белербез!
Катнашучыларның проектларына мәртәбәле жюри бәя бирәчәк. Алар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы, «Университет талантов» мәктәбе кураторы, заманча «Zaman Alif» татар киемнәр бренды булдыручы Алия Минһаҗева, «Мизгел» клубы җитәкчесе Люция Наил кызы Ибраһимова һәм яшьләр эшләре идарәсе вәкиле. 

Оештыручылар: Чаллы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәмендә «Мизгел» клубы, «Нур» яшьләр үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев