Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда татар яшьләре форумы узачак

Гаризалар 22нче октябрьгә кадәр mizgel1919@mail.ru почтасына кабул ителә.

 

24 һәм 25 октябрь көннәрендә Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә Татар яшьләре форумы узачак. Форумда татар телен яхшы белүче 16-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала.

Форум барышында катнашучыларга үз проектларын эшләргә, татар халкының милли традицияләрен һәм милли уеннарын искә төшерергә, «Хореография»; «Театр серләре»; «Вокал»; «КВН»; «Ораторлык осталыгы»; «Милли мәдәният элементлары белән Бизнес» юнәлешләре буенча мастер-классларда катнашырга тәкъдим ителәчәк.

Эшләнгән проектлар ел дәвамында «Мизгел» милли-мәдәни клубы ярдәме белән гамәлгә ашырылачак. Әйтик, үткән еллар проектлары – «Хәрәкәттә-бәрәкәт» (милли татар эстафетасы) һәм «Билге» квест-уены (балаларга текстны тизлеккә тәрҗемә итәргә һәм укырга, озын сүздән күп сүзләр төзергә, фразеологизмнарны дәвам итәргә һ.б. кирәк булган уен) ел саен үткәрелә башлады һәм «Мизгел» клубының эш планына керде. Һәрбер проектта чараларында 100дән артык кеше катнашты.

Гаризалар 22нче октябрьгә кадәр mizgel1919@mail.ru почтасына кабул ителә. Проект җитәкчесе: 39-67-99 – Люция Наилевна.

Форум татар халкының милли үзенчәлеген, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, яшьләрнең игътибарын татар телен һәм кыйммәтләрен үстерүгә җәлеп итү өчен үткәрелә.

Оештыручылар - Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәме белән «Мизгел» милли-мәдәни клубы һәм «Нур» яшьләр үзәге.

https://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев