Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы укучылары «Горзеленхоз» оешмасында эшли башладылар

68нче коррекция мәктәбе укучылары «Горзеленхоз»предприятиесендә эшли башлады.

 

1нче февральдән 68нче коррекция мәктәбенең 12 укучысы түләүле җитештерү практикасы үтә башлады. Балалар - «Навигатор» һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашучылар, ул уку елы башыннан әлеге белем бирү учреждениесе базасында старт алды.

Февральдән 8-9 сыйныф укучылары производство практикасына керештеләр. «Горзеленхоз» теплицаларында алар атнага ике тапкыр дүрт сәгать педагог һәм яшелләндерүче белгечләр җитәкчелегендә эшләячәк. Предприятие директоры Азат Вилданов хәбәр иткәнчә, егетләрнең хезмәте өчен «Горзеленхоз» һәм «Россия эше» кадрлар үзәге хезмәт хакы түләячәк. Хезмәт хакы якынча 7 мең сум тәшкил итәчәк. 

«Балалар әзерлекле килделәр. Бик яхшы һәм тиз эшлиләр. Киләчәктә алар безнең коллективның тулы хокуклы әгъзалары булыр дип өметләнәм», - диде Азат Вилданов.

"Миң монда эшләү ошый. Бүген без махсус әзерләнгән тараларга грунт җәю белән шөгыльләндек. Аннары аларга петунияләр күчерә башлыйбыз»,-дип сөйләде 68нче коррекция мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Вероника Филатова һәм үзенең кечкенә хыялы белән уртаклашты - беренче эшләгән акчасына ул әнисенә 8нче мартка бүләк алырга тели.

Элегрәк Чаллыда коррекция мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен һөнәрләр сайлау мөмкинлеге зур түгел иде: тегүче, штукатур-маляр, столяр. Хәзер 68 нче коррекция мәктәбенең 6-9 нчы сыйныф укучылары партия проекты кысаларында түбәндәге һөнәрләр буенча практик күнекмәләр алачак: яшелләндерүче-флорист, горничная, кастелянша, пешекче ярдәмчесе, официант, кухня хезмәткәре, автослесарь.

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев