Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Көмеш кыңгырау» дусларын җыя дигән әдәби-музыкаль кичә узды

Быел әлеге тантана бишенче тапкыр уздырылды.

Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә газетаның актив хәбәрчеләрен барлау, зурлау, ә иң лаеклыларга Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру кичәсе үтте. 

«Көмеш кыңгырау» газетасының Татарстан Язучылар берлеге белән уртак проекты булган Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясенә 2019 елда нигез салынды. Быел ул бишенче тапкыр тапшырылды. 

Әдәби премиянең Шәүкәт ага Галиев исеме белән аталуы очраклы түгел. Шәүкәт Галиев — татар язучысы, балалар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Халык шагыйре, балалар әдәбиятына саллы өлеш кертеп калдырган иң күренекле әдипләрнең берсе. 

Ул 1928 елда Татарстанның Кайбыч районы Олы Бакырчы авылында туа. 1961 елдан «Сабантуй» (ул чакта әле «Яшь ленинчы») газетасы белән хезмәттәшлек итә. «Яшь ленинчы»ның символы булган Шәвәли образын булдыра. 

Аның балалар-яшүсмерләр өчен барлыгы 10 китабы дөнья күрә. 


Шәүкәт Галиев премиясе кызыклы әдәби-журналистик язмалары һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы белән даими хезмәттәшлеге өчен дүрт яшь хәбәрчебезгә һәм бер өлкән авторга бирелә. Газетабызның даими хәбәрчеләре дүрт кенә түгел, әлбәттә, алар бик күп. Шуңа күрә аеруча лаекларын без «Көмеш кыңгырау» һәм Татмедиа дипломнары тапшыру өчен дә чакырдык.

Татмедиа Акционерлык җәмгыяте дипломнарын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газетасы баш редакторы Рәмис Нурмөхәммәт улы Латыйпов тапшырды.

Әлеге дипломнарга түбәндәге укучылар лаек булды:

  • Чаллыдагы 52нче мәктәпнең 7 сыйныфы укучысы Руслан Логинов. 
  • Казан шәһәре, СОлНЦе мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Рәйсә Абдуллина. 
  • Чаллы шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы Таңсылу Ганиева.
  • Актаныш районы, Пучы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Ләйлә Нуриева. 
  • Чаллы шәһәре, 29нчы гимназиянең 11нче сыйныф укучысы Адилә Искәндәрова. 

Алга таба «Көмеш кыңгырау» белән даими хезмәттәшлек итүче иң актив яшь шагыйрьләр бүләкләнде. Аларны татар әдәбиятында танылган шагыйрәләрнең берсе, язучы Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина тәбрикләде. 

Бу номинациядә

  • Актаныш районы, Пучы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Алинә Шәехова.
  • Чаллы шәһәренең 42нче мәктәбеннән Ильвина Валеева.
  • Чаллы шәһәре 14 гимназия укучысы Ләйлә Хаҗиева.
  • Мамадыш районы, Дүсмәт мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Нәфисә Шәяхмәтова.
  • Чаллы шәһәре 41нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Әдилә Закирова дипломнарга лаек булды. 


Чиратта газета белән хезмәттәшлек итүче иң актив, яшь журналистлар иде. Аларны «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Айсылу Нәсим кызы Сәлимова котлады.

  • Чаллы шәһәренең 84нче лицей-интернат укучысы Зөфәр Мөхәммәтдинов.
  • Арча районы, Шушмабаш мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Азалия Сабитова.
  • Яңа Чишмә районы Шахмай урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Фирүзә Ибраһимова
  • «Чаллы-Адымнар» мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Ильяс Сираев.

Быел «Көмеш кыңгырау»ның яңа авторларын барлар өчен «Ачыш» номинациясен булдырдык. Бу укучыларыбыз «Көмеш кыңгырау» гаиләсенә яңа гына килеп кушылсалар да, бик актив иҗат итәләр, язмалары белән сөендереп торалар. Аларны «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Ризидә Алвирд кызы Гасыймова тәбрикләде. 

  • Чаллы шәһәре 54нче гимназиянең 3В сыйныфы укучысы Рәинә Гыйззәтуллина.
  • Мамадыш районы Катмыш урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Сөмбелә Шәрифуллина.
  • Минзәлә шәһәре 1нче урта мәктәбенең 7М сыйныфы укучысы Тимур Вәҗетдинов. 
  • Саба районы Килдебәк урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Лиана Тимергалиева. 
  • Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Зәлия Миргалимова.
  • Чаллы шәһәре 3нче мәктәпнең 4Всыйныфы укучысы Айсылу Шакирҗанова.
  • Арча районы Шушмабаш мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Иркә Сәмигуллина. 

«Көмеш кыңгырау»ның якын дуслары белә – безнең яшь хәбәрчеләрне берләштергән аерым төркем бар. Егетләр-кызлар анда актив сөйләшүләр алып бара һәм бу әңгәмәләр социаль челтәрләрдә, газета битләрендә дә кулланыла. Интернет хәбәрчеләрне «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире Резеда Мәхмүт кызы Йосыпова тәбрикләде. 

  • Чаллы шәһәре 84нче лицей-интернатның 7А сыйныфы укучысы Диләрә Хөсәенова.
  • Түбән Кама шәһәре «Адымнар» мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Азалия Кәримова
  • Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Ильвина Шәйдуллина 
  • Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Айзилә Әхмәтова.
  • Арча районы Наласа мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Әнвәр Мөхетдинов. 

 «Көмеш кыңгырау» ул газета гына түгел. Иҗат сөюче яшьләр өчен үсеш мохите дә. Бездә һәркем үзенә кызыклы юнәлеш таба. Газетабыз һәрдаим бәйгеләр оештыра, мастер-класслар үткәрә. Бүгенге көндә «Дәвам итәбез», «Юл һәм мин» конкурслары, «Көмеш кыңгырау» турында иң шәп ролик» бәйгесе бара. Укучыларыбыз аларда бик теләп катнашалар.

Алдагы номинациядә без иң актив даими хәбәрчеләребезне билгеләп үттек. Кайда гына барсалар да оператив рәвештә язмалар, видеолар, фотолар җибәреп торалар. Аларны «Көмеш кыңгырау» газетасының якын дусты — Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге китапханәсенең баш китапханәчесе, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Галимулла кызы Хәмидуллина котлады. 

  • Мамадыш районы, Җәнлек совхозы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Әмир Фәрхуллин. 
  • Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Гүзәлия Рәсүлова. 
  • Саба районы Олы Кибәче мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Зилә Шәрәфиева. 
  • Кукмара районы Мәчкәрә мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы
  • Әдилә Вәлиева.
  • Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Әмир Кәримуллин. 

«Көмеш кыңгырау»ның кызыклы видеопроектлары да бар. «Көттегезме, без килдек», «Афәрин» проекты укучыларны талантлы яшьтәшләре белән таныштыра. «КөнБагыш» проектында балалар кызыклы даталар турында видеолар төшерә. Шулай ук «Сөйлә» аудиопроекты да бик популяр. 

Инде икенче ел рәттән Чаллыдагы 56нчы мәктәп укучылары физика укытучысы Гүзәл Рәис кызы Тәрҗеманова белән берлектә «Кызыклы лаборатория» проектын төшерәбез.
Бу проектта иң күп эксперимент күрсәткән 10нчы сыйныф укучысы Зилә Мөхәммәтшинаны һәм аның укытучысы Гүзәл Тәрҗеманова рәхмәт хатларына лаек булды.

Кичәнең иң тантаналы мизгел азакта иде. Бу – иң-иң актив хәбәрчеләребезгә спонсорларыбыз ярдәме белән Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр тапшыру. Сәхнәгә Татарстан Язучылар Берлеге рәисе урынбасары, Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, язучы, шагыйрь Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин һәм спонсор Римма Шәйхелгыйлем кызы Идиятуллина күтәрелде.

«Көмеш кыңгырау» газетасында 2023 елда басылып чыккан язмалары һәм газета белән актив хезмәттәшлеге өчен Шәүкәт Галиев исемендәге премия һәм яшь хәбәрче таныклыгы

  • Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе укучысы Айзат Гайнетдиновка
  • Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбе укучысы Камилә Әхмәдиевага
  • Саба районы, Эзмә мәктәбе укучысы Азалия Мифтаховага
  • Арча районы Кәче мәктәбе укучысы Зәринә Гыйльметдиновага тапшырылды. 

Ә инде Шәүкәт Галиев исемендәге премиягә өлкән язучыбыз Флера Мәрдәнова лаек булды! Чын күңелдән лауреатларыбызны тәбрик итәбез!

«Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Айсылу Нәсим кызы Сәлимова барлык кунакларга, катнашучыларга рәхмәтен һәм теләкләрен җиткерде. Бәйрәмебез ахырында бергәләп Шәүкәт Галиев сүзләренә иҗат ителгән «Тамчылар тамар чаклар» дигән җырны башкардык.

Кичәне 2нче гимназиянең «Тылсым» театр студиясенең яшь артистлары башкаруында «Тылсымлы чәчәк» дигән театральләштерелгән тамаша, 

ВИА «Мизаж» төркеме башкаруында «Илче бага» дигән Себер татар халык жыры, 

«Экспрессия» бию ансамбле башкаруында «Үрмәкүч ятьмәсе» дигән заманча бию, 1нче сыйныф укучысы Риана Шәйхетдинова башкаруында «Гармунчыга» дигән җыр, ВИА «Gymnasium» ансамбленнән «Мең яшә, Татарстан»! җыры бизәде.

Фотоларга сылтама https://vk.com/album-86120713_304889849

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев