Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Камал театры гастрольләре башлана

Гастрольләр 12-16 февральдә узачак.

 

Чаллыда Камал театры гастрольләре башлана. Гастрольләр 12-16 февральдә узачак.

Чаллы халкы камаллыларның иң яхшы спектакльләрен күрә алачак, алар арасында драматург Коки Митаниның «Көл» спектакле дә бар.

Матбугат конференциясендә театр директоры Илфир Якупов һәм  Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов театр гастрольләре турында сөйләделәр.

“Чаллыда традицион гастрольләр узачак. Чаллы халкының күңеленә кереп калган, яратып караган спектакльләрне һәм премьера алып киләбез. Спектакльләрне “Энергетик” мәдәният сараенда һәм Чаллы татар драма театрында куябыз. Гастрольләр 12 -16 февраль көннәрендә узачак. Шулай ук “Җәйнең бер көнендә” дигән бик кызыклы спектакль алып киләбез. Анда безнең аксакаллар, театр ветераннары Равил Шәрәфиев, Ринат Тәҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева уйнаячак», – дип сөйләде Илфир Якупов.

Чаллы татар драма театры Казанга гастрольләргә чыга. Чаллы артистлары  казанлыларга “Яшь йөрәкләр”, “Капка”, “Болан” спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Спектакльләр Камал театрының зур залында 14, 15, 16 февраль көннәрендә уза.

http://nabchelny.ru/news/49916

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев