Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Яр буе паркы урманында үзенчәлекле балалар мәйданчыгы ясыйлар

«Спорт сарае» тукталышыннан алып урманга кадәр җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлы сузылачак.

Хәзерге вакытта Чаллыда Яр буе паркын төзекләндерүнең беренче этабы бара. 

«Урман янында Чаллы халкы өчен ял итү зонасы булдырылачак. Биредә кафе һәм спорт җиһазларын прокатка бирү үзәге булачак. Эскәмияләр дә урнаштырырга ниятлиләр. Хәзерге вакытта эшчеләр фундамент ясау белән мәшгуль. 2-3 көннән прокатка бирү һәм кофейня бинасын коруга керешәчәкбез», – дип сөйләде прораб Михаил Натенадзе.

Урман эчендә үзенчәлекле балалар мәйданчыгы төзелә. Аларның күбесе экологик чиста материал – агачтан ясала. Шуу элементлары гына калайдан. План буенча мәйданчык 15 сентябрьга әзер булырга тиеш. Шулай ук урман эчендә этләрне уйнату-дрессировкалау мәйданчыгы да булачак, диелә хәбәрдә. 

Исегезгә төшерәбез, Яр буе паркын төзекләндерүгә җәмәгать киңлекләре үсеше Республика программасы кысаларында 150 миллион сум бүленеп бирелде.

Бу хакта http://shahrichalli.ru/ хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев