Чаллыда әдәбият көннәре узды
Язучы һәм шагыйрь Рафис Корбан, тәрҗемәче-галим Фатих Котлу 52нче урта мәктәптә кунак булдылар.
Әдәбият көннәре кысаларында 4нче декабрьдә Чаллы шәһәре мәктәпләрендә татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар узды. Казан һәм Чаллы әдипләре тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырды, әсәрләрен укыды.
Язучы һәм шагыйрь Рафис Корбан, тәрҗемәче-галим Фатих Котлу 52нче урта мәктәптә кунак булдылар. Балалар аларны татар милли киеменнән, бәйрәмчә каршы алдылар. Кунаклар төрле сыйныфларга билгеләнде.
Рафис абый Корбан 5нче сыйныф укучылары белән күңелле әңгәмә корды, шигырьләрен укыды. Ул табышмаклар әйтте, җиңүчеләргә китапларын бүләк итте. Балалар аңа кызыклы сораулар бирделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар.
Шагыйрь 2нче сыйныфта ук шигырьләр яза башлаган. «Син шагыйрь булачаксың», — дигән аңа укытучысы. 5нче сыйныфта укыганда, олпат шагыйрь Мәхмүт Хөсәен мәктәпләренә очрашуга килгән. Рафисның 96 битлек шигырьләр дәфтәре белән танышып чыккач: «Бер шигырь таптым! Яшь шагыйрь таптым!» — дип, шигъри җанлы малайны канатландырып җибәргән.
Әдип соңгы арада романнар иҗат итә башлаган. Быел өч китап язган. Ул Муса Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган «Ватан», Салих Сәйдәшев турындагы «Артык кешеләр» романнарын һәм башка китапларын мәктәп китапханәсенә бүләк итте. «Әдәбиятны яратыгыз! Китаплар укыгыз! Иҗат итегез», — дип, язучы балаларга уңышлар теләде.
Лариса Шәемова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев