Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы укучылары Автомобильләр заводы белән танышты

7нче мәктәп укучылары Автомобильләр заводында экскурсиядә булды.

22нче апрель көнне 7нче мәктәпнең 8 «В»сыйныфы укучылары өчен ПАО «КАМАЗ»ның Автомобильләр заводына экскурсия оештырылды. Чара «Знакомьтесь-профессионалы!» проекты кысаларында үтте. Бу хакта «Заман» яшьләр үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Экскурсия кабиналар җыю цехыннан башланды. Аннан соң укучылар төп җыю конвейерына үтте. Монда автомобильләргә көч агрегатлары, тәгәрмәчләр һәм кабиналар урнаштыралар.

Алдагы этапта автомобильне комплектациялиләр һәм тапшыралар, аннары алар сынау үтә.

Экскурсиянең иң күңелле мизгеле КАМАZ-54901 автомобилен карау һәм аңа утырып фотога төшү булды. 

«Знакомьтесь-профессионалы!» проекты «Заман» яшьләр үзәге һәм «Совет молодежи
предприятий и организаций г. Набережные Челны» оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла. Проектның максаты – укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итү һәм эшче, техник һөнәрләрне популярлаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев