Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы кызы халыкара музыкаль конкурста җиңде

Чаллы кызы София Балаева Италия һәм Кытай пианистлары арасында иң яхшылар рәтенә керде.

Сергей Рахманиновның 150 еллыгына багышланган халыкара музыкаль дистанцион конкурс җиңүчеләре билгеле булды. Призерлар арасында Чаллыда яшәүче София Балаева да бар, ул 3 нче балалар музыка мәктәбендә белем ала. Укытучысы — Марина Малюта.

Акчалата премия конкурста җиңгән укучыларга гһәм аларның укытучыларына тапшырыла. Беренче урын өчен 30 мең сум, икенче урын өчен 15 мең сум, өченче урын өчен 10 мең сум, укытучыга 10 мең сум премия каралган. Чаллының яшь пианисткасы София Балаева икенче дәрәҗә лауреат булды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурста Россия, Беларусь, Үзбәкстан, Казахстан, Молдова, Кытай, Япония, Израиль, Италия, Бөекбритания, Коста-Рика һәм Румыния кебек илләрдән пианистлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев