Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы кызлары Россиякүләм конкурста җиңү яулады

23 - 28 октябрьдә «Артек» Халыкара балалар үзәгендә «Озын тәнәфес 2022» Бөтенроссия конкурсы финалы узды.

Чаллыны зур финалда талантлы балалар командасы тәкъдим итте, алар арасында: Кристина Рубцова, Виктория Андриянова, Камилә Юнысова, Василина Долговязова, Регина Янова, Мәликә Бәдретдинова, Арина Евдокименко, Элина Абдуллиналар бар иде.

Яшь чаллылылар дистанцион форматта конкурс процедураларын уңышлы уздылар – шәхес тибына, интеллект төренә, өстенлекле эш алымына һәм эрудициясенә тестлар, Россиянең әйдәп баручы компанияләре һәм югары уку йортлары экспертлары тарафыннан эшләнгән кейс биремнәрен чиштеләр, аларны Саранск һәм Казан шәһәрләрендәге ярымфиналларда якладылар.

"Озын тәнәфес" конкурсы финалында бөтен илдән 1000 талантлы яшүсмер катнашты, әмма нәкъ менә Чаллы активистлары призлы урыннар яулый алды.

Виктория Андриянова югары уку йортларына кергәндә казанышлар портфолиосына 1 миллион сум һәм өстәмә баллар отты («Синең балачак инициаторлары», остазы Дарья Белоусова).

Юнысова Камилә («#Prodety» ДОО, остазы Дарья Колесникова), Рубцова Кристина («Синең балачак инициаторлары» активисты, Дарья Белоусова), Мәликә Бәдретдинова («#Prodeti» активисты, остазы Илья Загоруй) укуга һәм үз-үзләрен үстерү өчен 200әр мең сум акча оттылар.

Василина Долговязова («Ирекле территория» Россия иҗтимагый оешмасы активисты, остазы Константин Мамаков) конкурс призеры булды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

http://nabchelny.ru


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев