Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы биючеләре Казанда зур җиңү яулады

Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән иң көчле биючеләр осталыкларын күрсәтте.

Чаллы кызы Диләрә Миннебаева кичә Казаннан кубок белән кайтты. Бу хакта Диләрәнең әнисе Гөлнур ханым хәбәр итте.

"Кызыбыз һәм аның биюдәге пары Кирилл кичә Казанда үткән чемпионатта "федераль бию спортының ачык гран-при" стандартында җиңү яуладылар. Балалар инде 4нче ел бергә бииләр. Бу аларның югары дәрәҗәдә үтә торган турнирда беренче тапкыр катнашулары. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән иң көчле биючеләр осталыкларын күрсәтте. Без "2013 һәм аннан кечерәкләр" яшь категориясенә кергәннәр белән ярыштык. Диләрәгә турнирда спорт классына 1,5 балл өстәделәр. Баллар 16 га тулгач киләсе Д категориясе алачак кызыбыз,"- дип уртаклашты Гөлнур ханым.

Диләрә һәм Кирилл "Trivela" мәктәбендә шөгылләнә.

http://shahrichalli.ru


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев