Реклама
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен бәйрәм итү көннәрен раслады. Казанда ул 19 июньдә узачак.
Район үзәкләрендә һәм торак пунктларында 11-13 июньдә бәйрәм итәчәкләр.
«Татарстан Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән бергә билгеләнгән срокта бәйрәм чараларын оештыруны тәэмин итәргә», - диелгән документта.
Мәскәүдә Сабан туе 2 июльгә билгеләнгән. Федераль Сабантуй Ульяновскида 17-18 июньдә узачак. Кичә Әстерхан өлкәсендә бәйрәм иттеләр.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-sabantui-konnaren-raslady-5854608
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз