Без яраткан Татарстан!
30 август – республика көне! Татарстанда бүгенге көндә 4 миллионга якын кеше яши. Яртысыннан артыгы – татарлар.
Урнашкан урыны:
Көнчыгыш Европа тигезлегендә, ике зур елга – Идел һәм Чулман очрашкан урында урнашкан. Төньяктан көньякка 290 км һәм көнбатыштан көнчыгышка 460 км озынлыкта.
Табигате:
Татарстанның 16 проценты урманнар белән капланган. Көньяк-көнчыгышта калкулыклар бар. Территориянең 90 проценты диңгез биеклегенән 200 метрдан югарырак. 500дән артык хайван төре бар.
Татарстан табигате искиткеч матур! Шулай бит, әйеме?!
Байлыклары:
Беренче чиратта, нефть. Тулаем запас 1 миллиард тонна исәпләнә. Татарстанда 127 урында нефть булуы билгеле, алар үз эченә 3 меңнән артык ятманы ала. Лениногорск районында урнашкан Ромашкино нефть чыганагы – Русиядә иң зур чыганакларның берсе.
Җир астында известьташ, доломитлар, төзелеш комы, кирпеч балчыклары, төзелеш ташы, гипс, ком-гравий катнашмасы, торф, шулай ук нефть битумы, ташкүмер, яна торган сланец, цеолитлар, бакыр һәм боксит запаслары бар.
Халкы:
Татарстанда бүгенге көндә 4 миллионга якын кеше яши. Яртысыннан артыгы – татарлар.
Татарга бәйле тарих:
* Инглиз телендә кире һәм үзсүзле малайны «young tartar» («татар малае») дип атыйлар, ә инде үзеннән көчлерәк дошман белән очрашканда инглизләр – «to catch a Tartar» («татарга очрадым») диләр.
* Япон телендә шундый әйтем бар: «татарча атлау» яки «татар адымы». Ул ниндидер бик мөһим эш яки тәвәккәллек турында сөйләгәндә кулланыла.
* В. И. Дальнең «Аңлатмалы сүзлеге» һәм Ф.А.Брокгауз белән И. А. Ефронның Энциклопедик сүзлеге буенча «ура» сүзе татарның «ур» – ор сүзеннән килеп чыккан.
* XIX гасырга кадәр татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кулъязма хәлендә генә яши, ләкин бу аңа киң таралырга комачау итми. Әйтик, бу әсәр кияүгә чыгучы татар кызларының күбесенең бирнәсендә була.
* 1612 елда немец шәһәре Лейпциг типографиясендә татар телендә беренче китап басылып чыга.
* Бокс буенча Россиянең беренче чемпионы булып 1915 елда татар боксеры – «Кара малай» кушаматлы Нурмөхәммәт Алимов кала.
* Япониядә самурай кылычларын әлегә кадәр Tatara технологиясе буенча коелган корычтан эшлиләр; ул технологияне якынча VII гасырда кояш чыгышы иленә татарлар алып килгән була.
* Безнең эрага кадәр IV—III гасырларда Бөек Кытай дивары татарлардан (һәм башка дала халыкларыннан) саклану өчен төзелгән.
Генетика
Генетика буенча татарларны өч төркемгә бүләләр: Кырым татарлары, Идел буе татарлары (ягъни без!) һәм Себер татарлары. Әмма барыбер дә без, татарлар, бер халык!
Фильмнар
Татар телендә уйналган нәфис фильмнар барланган. Алар барлыгы 106 икән. Инде бу исемлеккә кермәгән фильмнар да бардыр. Соңгы вакытта бездә кино сәнгате, чыннан да, үсте.
«Кара Аккош» сайты файдаланылды.
Әдилә Искәндәрова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев