Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Ачык ишек

Без гаепле түгел, әмма... без дә гаепле!

Та­тарс­тан­да ел ба­шын­нан исәп­лә­гән­дә ба­ла­лар кат­на­шын­да 280 юл һә­ла­кә­те бул­ган. Алар­да 290 ба­ла тән җә­рә­хә­те ал­ган, ун ба­ла һә­лак бул­ган. Алар­ның би­ше­се – пас­са­жир, ике­се – җәя­ү­ле, ике­се – мо­то­цикл­да, бер­се – ве­ло­си­пед­чы. Бик ая­ныч сан­нар ин­де бу.

Кыз­га­ныч­ка кар­шы, кур­кы­ныч­сыз­лык без­дән ге­нә тор­мый – күп һә­ла­кәт­ләр ма­ши­на йөр­тү­че­ләр га­е­бе бе­лән ки­леп чы­га. Әм­ма шул ук ва­кыт­та без­дән дә то­ра шул – бү­ген – без җәя­ү­ле, ир­тә­гә ин­де, бәл­ки, транс­порт йөр­тү­че бу­ла­рак, юл хә­рә­кә­те ка­гый­дә­лә­рен тө­гәл үтәр­гә ти­еш. ЮХИ­ДИ­нең Чал­лы шә­һә­ре бу­ен­ча про­па­ган­да бү­ле­ге өл­кән инс­пек­то­ры  Рү­зил За­һи­дул­лин бе­лән без һә­ла­кәт сә­бәп­лә­ре һәм бер­кай­чан да оны­тыл­мас­ка ти­еш­ле ка­гый­дә­ләр ту­рын­да сөй­ләш­тек. 

Рү­зил әфән­де, Та­тарс­тан бу­ен­ча сан­нар бил­ге­ле, ин­де Чал­лы­ны ал­сак?

– Чал­лы­да соң­гы 8 ай эчен­дә ба­ла­лар бе­лән 75 юл һә­ла­кә­те тер­кәл­де. Бер ба­ла, кыз­га­ныч­ка кар­шы, һә­лак бул­ды, 81е төр­ле дә­рә­җә­дә­ге тән җә­рә­хәт­лә­ре ал­ды. 44 оч­рак­та ба­ла­лар җәя­ү­ле бу­ла­рак юл һә­ла­кә­те­нә эләк­те­ләр. Шу­ны ис­кәр­тик – са­мо­кат­та йө­рү­че­ләр дә (электр са­мо­ка­тын­нан тыш) җәя­ү­ле­ләр рә­те­нә ке­рә.

Ә ве­ло­си­пед­та йө­рү­че ба­ла­лар ара­сын­да юл һә­ла­кә­те­нә оч­рау­чы­лар күп­ме?

– Ан­дый­ оч­рак­лар ту­гыз. Шу­лар­ның җи­де­се ба­ла­лар га­е­бе бе­лән ки­леп чык­кан. Ба­ла­лар җәя­ү­ле­ләр юлын ве­ло­си­пед­тан төш­ми­чә ге­нә узар­га мөм­кин­нәр. Яи­сә ма­ши­на юлы­на чы­гар­га. 14 яшь­кә ка­дәр ве­ло­си­пед­чыга ма­ши­на юлы­на чы­гу рөх­сәт ител­ми.  

– Ә шу­лай да күп оч­рак­та кем га­еп­ле бу­ла: җәя­ү­ле­ме, ма­ши­на йөр­тү­че­ме?

– Ба­ла­лар кат­на­шын­да­гы шу­шы 75 юл транс­порт һә­лә­кә­тен ми­сал­га ал­сак, 52 оч­рак­та ма­ши­на йөр­тү­че­ләр га­еп­ле. Әм­ма мин хак­лы дип, күрә торып ма­ши­на ас­ты­на ке­рер­гә яра­мый. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, ба­ла­лар, яшүс­мер­ләр ара­сын­да юл­да­гы ма­ши­на­лар­ны ка­рап та тор­мый­ча юл­га аты­лып чы­гу­чы­лар күп. Юл йө­рү ка­гый­дә­лә­рен­дә дә языл­ган бу: җәя­ү­ле­ләр юл аша чык­кан­да ма­ши­на юк­лы­гы­на (яи­сә тук­та­вы­на) ина­ныр­га ти­еш. Юл һә­ла­кәт­лә­ре­нең 21 оч­ра­гы юл аша чык­кан­да бул­ган. 30 оч­рак­та ба­ла­лар пас­са­жир бу­ла­рак зы­ян күр­гән. Марш­рут ав­то­бус­ла­рын­да то­ты­нып бар­мый­ча да зы­ян кү­рә ба­ла­лар: ав­то­бус ки­сәк тук­тый икән, егы­лып им­гә­нү­ең­не көт тә тор! Бә­ла юк­тан да ки­леп чы­гар­га мөм­кин.

– Мәк­тәп­ләр­дә уку­лар баш­лан­гач, юл һә­ла­кәт­лә­ре ки­леп чы­гу кур­кы­ны­чы да ар­та­дыр. Без гел дип ашы­га­быз бит.

– Бер сә­бәп – ашы­гу бул­са, икен­че сә­бәп – көз кө­не тиз ка­раң­гы тө­шә. Шу­ңа кү­рә көз-кыш ай­ла­рын­да як­ты, ачык төс­тә­ге ки­ем­нәр кию бик мө­һим. Ки­ем­нәр­дә як­ты­лык кай­та­ру эле­мент­ла­ры, һич­шик­сез, бу­лыр­га ти­еш.  

– Имин­лек­нең төп шар­ты – юл йө­рү ка­гый­дә­лә­рен  ях­шы бе­лү. Ба­ла­лар юл йө­рү ка­гый­дә­лә­рен кай­да, ни­чек өй­рә­нә­ләр? Сис­те­ма­сы бар­мы аның?

– Бе­рен­че чи­рат­та өй­дә, әти-әни­сен­нән күр­мәк­че. Ан­на­ры ин­де ба­ла­лар бак­ча­сын­да, мәк­тәп­тә. Бик күп уку йорт­ла­рын­да яшь инс­пек­тор­лар от­ряд­ла­ры эш­ләп ки­лә,  без бер­гә­ләп җәя­ү­ле­ләр юл­ла­ры­на чы­га­быз, пла­кат­лар ясый­быз, җәя­ү­ле­ләр­не ки­сә­тә­без. Ба­ла­лар ма­ши­на йөр­тү­че­ләр­не юл йө­рү ка­гый­дә­лә­рен үтәр­гә ча­кы­рып хат­лар яза­лар.

Ми­нем та­гын бер кат яшь дус­ла­рым­ны ки­сә­тә­сем ки­лә: имин бу­лу өчен юл хә­рә­кә­те ка­гый­дә­лә­рен бе­лү ге­нә җит­ми, алар­ны әле үтәү дә ки­рәк!

Гө­ли­нә Гу­са­мо­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев