Бер очрашу — бер гомер
Тукай районы Калмия авыл китапханәсендә кунакта булып кайттык.
Буран тынып торган арада Тукай районы Калмия авыл китапханәсендә кунакта булып кайттык әле, дуслар. Китапханәче Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы язучы, шагыйрь, фән һәм җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил абый Сафин белән бик күркәм очрашу уздырды. Анда мәктәп укучылары, китапханәчеләр һәм башка кунаклар катнашты.
Энҗе Рафик кызы әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Юбилее уңаеннан бүләкләр дә тапшырды. Башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең балалар өчен шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Факил абый аларга үзенең китапларын бүләк итте. «Туган телебезне, әдәбиятыбызны яратыгыз. Иҗат итегез», — дип, изге теләкләрен юллады.
«Көмеш кыңгырау» да күчтәнәчләр белән килгән иде. Табышмаклар, истәлекле бүләкләр балаларны тагын да канатландырып җибәрде. Кайберләре белән әңгәмә корырга да өлгердек.
2нче сыйныф укучылары Шакирҗанов Самир һәм Сәхипгәрәева Ясминә театр түгәрәгенә йөриләр, рәсем ясау белән мавыгалар. Самир пианинода уйный. Ясминә — нәфис сүз остасы, чаңгычы.
4нче сыйныф укучылары Шәфыйков Радмир һәм Хәлфиев Данияр театр, туризм түгәрәкләрен үз күрә. Данияр бигрәк тә математика, татар һәм рус телләрен ярата. Буш вакытларында әнисенә булыша, рәсем ясый. Радмир да рәсем ясау белән мавыга, спорт белән шөгыльләнә.
Афәрин, малайлар-кызлар! Бер дә тик тормыйсыз икән. Һәрчак шундый өлгер, тырыш булыгыз.
Очрашудан ямь-тәм алып, куанышып таралыштык. Гаҗәеп җылы кичә булды ул. Бер очрашу — бер гомер...
Лариса Шәемова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев