Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Балалар театр студиясе Минзәләдә беренче спектаклен тәкъдим итте

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар театрының Балалар театр студиясе үзенең беренче спектаклен күрсәтте, ул - «Чын Кыш Бабай» дигән яңа ел әкияте.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар театрының Балалар театр студиясе үзенең беренче спектаклен күрсәтте, ул - «Чын Кыш Бабай» дигән яңа ел әкияте.

Театрда «Өмет» студиясе быел оешма директоры Илнур Гайниев инициативасы белән барлыкка килде. Аның максаты – театр сәнгатен популярлаштыру, иҗади балаларны ачыклау һәм аларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Режиссер һәм студия җитәкчесе Дамир Самерханов сүзләренчә, башта коллективка балалар җыйганнар, аннары алар белән ныгытып шөгыльләнгәннәр, бу эшкә пластика буенча педагог Нурлан Шәехов кушылган.

Балалар арасыннан 7 яшьтән 12 яшькә кадәрлеләрен сайлап алганнар һәм яңа сезонда сентябрьдән репетицияләр башланган. Практика күрсәткәнчә, театр сәнгатенә аерым кызыксыну нәкъ менә шушы яшь категориясендә чагыла, әмма киләчәктә 16 яшькә кадәрге берничә төркем төзү планлаштырыла.

Беренче спектакльгә әзерлек театр сәнгатенең барлык кануннары буенча үткән. Балаларга иҗади фикерләү буенча биремнәр бирелган, алар башта пьеса укыганнар, аннары һәрберсе үз характерын анализлап, рәсемнәр ясаганнар һәм шуннан соң репетицияләргә керешкәннәр.

"Балалар төрле мәктәпләрдән һәм сыйныфлардан булса да, алар бердәм коллектив була алдылар һәм үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 26 декабрьдә безнең балалар беренче „Чын Кыш бабай“ спектаклен тамашачылар хөкеменә тәкъдим иттеләр. Бу яңа елга шундый бүләк иде, һәм ул уңышлы булды!» - дип сөйләде Дамир Самерханов.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев