Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» театр студиясе спектакле «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә җиңү яулады

Халыкара театр көнендә, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү булды.

Халыкара театр көнендә, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү булды. «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле фестивальдә «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә җиңү яулады, икенче урынга лаек булды!

Шулай ук «Иң яхшы сәнгать бизәлеше» номинациясендә спектакльнең сценографы, рәссамы – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева җиңү яулады.

Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2024 елның 22-24 апрелендә Ижау шәһәрендә узачак. Тантанага «Иң яхшы балалар спектакле» һәм «Иң яхшы яшьләр спектакле» номинацияләрендә 1,2,3 урынны алган җиңүчеләр җыелачак.

«Театраль Идел буе» фестивалендә катнашкан спектакльләрнең видеоверсияләре белән «Театраль Идел буе» федераль округы проектының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Чыганак https://t.me/millikznru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев