Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» балалар театр студиясе «Кечтүк» спектакле белән Брянцев фестивалендә I урын алды

Брянцев фестивале бүгенге көндә Төньяк-көнбатыш региондагы иң зур һәм иң дәрәҗәле фестивальләрнең берсе.

«Апуш» балалар театр студиясе «Кечтүк» спектакле белән Брянцев фестивалендә I урын алды

фото: Салават Камалетдинов/архив

«Апуш» балалар театр студиясе «Кечтүк» спектакле белән XXV халыкара «Брянцев фестивале»ндә I урынны алды. Фестивальне оештыручылар йомгаклау тантанасын онлайн күрсәттеләр.

«Апуш» театр студиясенә җиңүче дипломын Санкт-Петербургның А.А. Брянцев исемендәге ТЮЗының баш режиссеры Сусанна Цирюк тапшырды. Лауреат дипломын алырга чыккан балалар сәхнәдән «Наш горячий татарский сәлам» дип кычкырдылар һәм оештыручыларга Кечтүк курчагы белән татар чәкчәге бүләк иттеләр.

«Апуш» театр студиясенең Ленин мәдәният сараендагы төркеме педагогы, «Кечтүк» спектакле режиссерларының берсе Зөлфия Вәлиева җавап итеп рәхмәт сүзләрен әйткәндә яраткан язучысы Антуан Сент Экзюпери сүзләрен искә төшерде.

«Кораб төзү өчен эшен планлаштырырга кирәкми, кешеләр чакырып эш кораллары таратырга кирәкми. Бары тик диңгезгә мәхәббәт уятырга кирәк. Кешеләр корабны үзләре төзиячәк. Бирегә җыелган кешеләр барысы да театр белән авырый», диде ул язучы сүзләрен кабатлап.

«Барлык оештыручыларга һәм 16 шәһәрдән һәм илләрдән килгән катнашучыларга рәхмәт. Без 3 көн эчендә дуслашып беттек. Без бик бәхетле», диде Зөлфия Вәлиева.

Ул «Апуш» студиясенә нибары тик 2 генә ел булуын да искәртте. «Апуш» студиясе директоры Алия Фәйзрахманова да биредә. Аңа зур рәхмәт», диде ул.

Брянцев фестивале бүгенге көндә Төньяк-көнбатыш региондагы иң зур һәм иң дәрәҗәле фестивальләрнең берсе.

Фестивальдә катнашучылар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Мурманск, Вологда, Мценск, Воронеж, Казан, Чиләбе, Севастополь, Чаллы, Пенза шәһәрләре һәм Озерецкое бистәсе балалар театрлары бар.

«Апуш» балалар татар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда куелды. Спектакльне Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдиновалар Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куйдылар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев