Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әлмәт укучысы БДИны 300 баллга тапшырды

Татарстанда соңгы өч елда беренче тапкыр өч йөз балл җыючы бар.

Татарстанда соңгы өч елда беренче тапкыр өч йөз балл җыючы бар. Әлмәтнең 20 номерлы мәктәбенең чыгарылыш укучысы Анастасия Князева рус һәм инглиз телләре һәм рус әдәбиятыннан БДИны йөзәр баллга тапшырды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Тарих, биология һәм чит телләрдән имтихан эшләрен тикшергәннән соң республикада йөз баллы нәтиҗәгә ирешкән укучылар саны 338гә җитте», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Тарихтан БДИны йөз баллга быел бер чыгарылыш укучысы тапшырган, узган ел исә мондый нәтиҗәгә ирешкән укучылар ике булган. Биологиядән дүрт чыгарылыш укучысы максималь балл җыйган, ә 2023 елда 100 баллга биш укучы ирешкән булган. 34 укучы инглиз теленнән йөз баллга ирешкән, узган ел имтиханны мондый нәтиҗәгә тугыз укучы тапшырган.

Моннан тыш, Татарстанда ике йөз балл җыючылар саны 17 кешегә кадәр артты.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-songy-oc-elda-berence-tapkyr-berdam-daulat-imtixanynda-oc-ioz-ball-yyucy-bar-5889669

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев