Актанышта "Бүләк" рәсәйкүләм лагереның тәүге сменасы ачылды
Лагерьны тантаналы ачу чарасында муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты һәм үсмерләргә изге теләкләрен җиткерде, фикерләрен белдертте. Ял аланында балалар 21 көн җәйге каникулларын файдалы һәм күңелле үткәрәләр.
Балаларның каникул мәле контрольсезлек ирек килеп җитте, дигән уй белән генә чикләнергә тиеш түгел. Без, өлкәннәр, аның көн режимын бозуга, дөрес туклануга, балаларны “урам” га, зарарлы гадәтләргә җәлеп итүгә китерүен яхшы беләбез. Балалар өчен ял бәйрәм булырга, вакытны кызыклы үткәрү, кая да булса бару, нәрсәгә дә булса яңачага өйрәнү, онытылмас тәэссоратлар алу, кызыклы кешеләр белән танышу, яңа дуслар табу мөмкинлеге булырга тиеш, дип мотивацияләргә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә лагерьләрнең роле зур! Лагерь программасы төрле хәрәкәтчән, интеллектуаль уеннар, квест-викториналар, осталык дәресләре, экскурсияләр, бәйгеләр һәм флешмоблардан тора. "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү аланында беренче агымына сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернат укучылары һәм чит регионнардан: Мәскәү, Пермь, Саратов өлкәләреннән, Башкортстан Республикасыннан килгән балалар ял итә.
Тантана барышында барлык отрядлар әзерлекле булуын дәлилләделәр, матур чыгышлары белән сөендерделәр. Алар өчен бу яллар бәла-казаларсыз, күңелле һәм файдалы үтүен телибез.
Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев