Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Аккүз. Музей. Бөркетләр.

Актаныш районындагы Аккүз мәктәбендә булып кайттык. Монда бик зур чара — «Әтиләр семинары» оештырылган иде.

Актаныш районындагы Аккүз мәктәбендә булып кайттык. Монда бик зур чара — «Әтиләр семинары» оештырылган иде. Исеме кызыктырды. Нишләрләр икән анда әтиләр дип, юлга чыктык.

Мәктәпкә килеп керүгә балалар елмаеп каршы алды, биюләр дә биедәлер, гимн да җырладык. Аккүз җирлегендәге әтиләр бик актив икән. Семинарда аларның эшчәнлеге белән танышып тел шартлатып утырдык. Алар балалар белән спорт уеннары да уйныйлар, төрле конкурсларда да катнашалар, ял да итәләр, кыскасы бар җиргә дә өлгерәләр. Мәктәптәге һәр нәрсәдән хәбәрдар алар. Бар җирдә дә шулай булса, шәп булыр иде дип уйлап куйдык.

Семинар кысаларында тагын берничә чара булды. Шуларның берсе — музей ачылу. Хәзер Аккүз мәктәбендә «Туган як тарихын өйрәнү» музее эшли. Монда бик кызыклы экспонатлар җыелган, балалар үзләре экскурсоводлар булып безгә бик эчтәлекле күзәтү ясадылар. 

Аннары башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафларына кабул итү булды. Балалар матур-матур шигырьләр ятлаганнар, җыр өйрәнгәннәр. Алар, антлар әйтеп, «Бөркетләр» сафына бастылар. Ә бу – «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренче баскычы. 

Мәктәпкә килгәч, укучыларыбыз белән очрашып китмәсәк, дөрес булмас иде. Аккүз мәктәбе безне актив укучылары белән җәлеп итә. Мәктәптә барлыгы 28 бала белем ала һәм аларның күбесе безнең актив хәбәрчеләребез булып тора. Укытучы апалары Розалия Җәмилова балаларның кызыклы язмаларын, шигырьләрен даими җибәреп тора безгә.

Укучылар белән шундый рәхәт итеп сөйләшеп утырдык. Алар тормышындагы яңалык, борчыган проблемалары хакында белештек. «Көмеш кыңгырау» нинди ул дип сорагач, алар бераваздан «Аралашучан», «Актив», «Безнеке» диделәр. Бу безнең өчен комплимент булып яңгырады. Рәхмәт!

Ай Кызы. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев