Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Ак аюлар» командасы «Яшьлек» командасын җиңде

«Турнир – бик кирәкле практика. Тренировкалар белән генә түгел бит, балалар уйнарга тели».

Чаллыда балалар арасында хоккей турниры узды. Кубок өчен «Ак аюлар», «Меридиан», «Смена» һәм «Яшьлек» ишегалды клубларына йөрүче 2010-2011 елгы балалар көч сынашты.

7нче февральдә финал уенында «Ак аюлар» буллитлар буенча «Яшьлек» командасын җиңде. Бронза медальгә «Смена» командасы лаек дип табылды, дүртенче урынны «Меридиан» алды. Барлык командалар да кыйммәтле призларга лаек булды.

Турнир шәһәр Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллинның Хәйрия фонды һәм «Яшүсмер» яшьләр клублары үзәге тарафыннан оештырылды. 

"Ишегалды хоккее, тулаем балалар спорты кебек үк, ярдәмгә мохтаҗ. Киләчәктә балалар спортчылар булачакмы, юкмы – алар үзәләре хәл итә. Иң мөһиме – аларның Чаллыда мондый мөмкинлеге булсын, - дип шәрехләде Руслан Нигъмәтуллин. - Өч ел элек безнең компания 41нче комплекста «Смена» кортын шефлыкка алды. Ул вакытта хәл начар иде. Ремонт башкарганнан соң, балаларны кызыксындыру өчен турнир оештырылды», диде ул.

«Яшүсмер» яшьләр клублары үзәге директоры урынбасары Альберт Гыйльманов мондый ярышларның мөһимлеген билгеләп үтте. Хәзер Чаллыда 14 хоккей корты бар, әмма тренерлар һәм командалар барысында да түгел.

"Кортларның буш булмавы мөһим. Беренчедән, бу – балаларны спортка җәлеп итү. Икенчедән, хоккей уенын популярлаштыру. Өченчедән, хокук бозуларны кисәтү, бу да бик мөһим. Без шулай итеп балаларны тискәре юнәлештән читкә алып китәбез, алар нәрсә белән дә булса мәшгуль дигән сүз.

Турнир – бик кирәкле практика. Тренировкалар белән генә түгел бит, балалар уйнарга тели. Бу спортчылар үсеше өчен иң мөһим шартларның берсе», - диде ул.

http://nabchelny.ru/news/50138

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев