Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әдәби Сабан туеның кайсы районда үтәчәге билгеле

Әдәби Сабан туе 11 августта Апас шәһәр тибындагы поселокта булачак.

4нче июль көнне Татнетны үстерү фонды вәкилләре һәм Апас районы җитәкчелеге Апаста үткәреләчәк Әдәби Сабан туе өчен мәйданны карадылар һәм әлеге зур һәм әһәмиятле чараның кыскача программасын килештеләр.

Әдәби Сабан туе 11 августта Апас шәһәр тибындагы поселокта булачак.

Әдәби Сабан туена Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән быел да меңнән артык кунак килер дип көтелә.

Әдәби Сабан туе программасында

  • Әдәби марафон проекты финалистларын бүләкләү,
  • Әдәби көрәш,
  • милли уеннар,
  • танылган җырчылар һәм артистлар белән концерт программасы,
  • танылган язучылар белән очрашулар һәм автограф-сессияләр һ.б. бар.

Сабан туе ахырында кунаклар өчен Апас районы музейларына һәм китапханәләренә экскурсияләр дә оештырылачак. 

Чара турында тулырак мәгълүмат белән проектның рәсми берләшмәләрендә танышырга мөмкин:

— ВКонтакте: https://vk.com/adabimarathon;

— Telegram: https://t.me/adabimarathon.


Чыгаанк: https://tat-i.net/tt/node/663

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев