8нче июль көнне Казанда «Шәҗәрә бәйрәме. Праздник Родословной» фестивале үтәчәк
Катнашучыларны бай программа көтә.
Үткәрү урыны: «Әл-Мәрҗәни» мәчете алдындагы Каюм Насыйри җәяүле урамы һәм мәчет каршындагы сквер.
Катнашучыларны бай программа көтә:
- 14.00-20.00 Хәләл маркет — балалар һәм олылар өчен мастер-класслар, фестиваль кунаклары белән интерактив.
- 16.00-18.00 Балалар сәхнәсе — яшь башкаручылар концерты, балалар өчен Сабан туе, «Дәү әнидә кунакта» зонасы, «Моя семья — мой род» темасына рәсемнәр өчен бүләкләр тапшыру, балалар өчен мастер-класслар.
- 16.00-20.30 Күргәзмәләр зонасы ⁃ шәҗәрәләр күргәзмәсе, Иске татар бистәсе сәүдәгәрләре күргәзмәсе.
- Спорт зонасы ⁃ Yamaguchi компаниясеннән ял һәм спорт зонасы, балалар һәм яшүсмерләр өчен патриотик тәрбия зонасы, гаилә автомобильләре тест-драйвы.
- Фуд-корт ⁃ пылау, камыр ризыклары, хот-доглар, кукуруз, татлы ризыклар һәм башкалар.
- 17:00 −20.30 Официаль өлеш • Шәҗәрәләр белән танышу • Татарстанның атказанган артистларыннан концерт программасы • Балалар киемнәре һәм мөселман киемнәре модасы • Блогерлар катнашында спонсорлардан бүләкләр уйнату.
- Төп бүләк: Россия буйлап ике кешелек турга билет
- 20.30 ТатарКино оешмасыннан фильм карау
Керү бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев