5нче август – Халыкара светофор көне
«Игътибар!!! Без монда!»
Беркөнне эштән кайтышлый, күңелсез күренешкә тап булдым. Ике проспект кисешкән чатта сигез светофорның берсе дә эшләми! Машиналар пипелдәтә, кайберләре, коточкыч чиелдап, сызгырып юл уртасында туктап кала, җәяүлеләр йөгерешә... Бик куркыныч икән ул светофор эшләмәсә...
Ярый әле, Ул бар. Тәүлек буе урамнарда тәртип саклаучы, безне бәла-казадан аралап калучы! Бүген сәхифәбезне якын дустыбыз Светофорга багышлыйбыз, дуслар.
Бераз тарих
1914 елның 5 августында Американың Кливленд шәһәрендә заманча светофорларның иң беренче моделен уйлап чыгаралар. (Быел 110 ел икән бу мөһим вакыйгага.) Ул кызыл һәм яшел төстәге яктырткычлардан тора. Утын сүндереп яндырган вакытта сигнал бирә. Светофор белән пыяла будкада полиция хезмәткәре идарә итә.
Беренче светофор исә шактый алдан уйлап табыла. Аны инглиз Джей Найт ясый. Ул ике төстә, кул белән идарә итә торган була. 1868 елда бу светофор Лондонның парламент бинасы янына куела. Техник яктан төгәлсезлекләр булу сәбәпле, ул шартлый һәм полицейскийны яралый. Шуннан соң аны алып ташлыйлар.
Сары төсне дә кулланып, өч төстәге беренче светофорлар 1920 елда Нью-Йоркта барлыкка килә. Аны Уильям Поттс белән Джон Харрис уйлап таба.
Россиядә беренче светофор 1930 елның гыйнварында Ленинград шәһәренең Невский һәм Литейный проспектлары чатында барлыкка килә. Аннары Мәскәү һәм Ростов-на-Дону шәһәрләрендә пәйда була.
Мәзәк светофорлар
Дөньяның төрле почмакларында светофорга әллә нинди гаҗәеп һәйкәлләр куелган. Шундыйларның берсе Лондонда урнашкан. Ул – 8 метрлы үзенчәлекле светофор «агачы». Бу арт-объект 75 (!) светофордан тора.
Россиядә дә бар андый һәйкәлләр. Әйтик, Халыкара светофор көне уңаеннан, 2010 елда Пермьдә әлеге җайланмага һәйкәл куелган. Шулай ук Мәскәү, Пенза, Новосибирск шәһәрләрендә дә светофорга һәйкәлләр төзелгән.
Германиядә светофорларның үз йөзе бар. Аларга Ампельман исемле эшләпәле ир-ат сурәтләнгән. Аны 1961 елда Карл Пеглау исемле психолог уйлап тапкан. Тора-бара, ул шәһәр брендына әверелгән. Аның сурәте төшерелгөн әйберләрне сувенирлар кибетләрендә дә очратырга була. 1990 елларда бу светофорларны алыштыралар һәм «эшләпәле кеше» югала. Берлин халкына бу хәл бер дә ошамый. Алар светофор «кеше»сен коткару буенча комитет төзиләр. Хакимият каршы килми һәм Ампельманны кире кайтаралар. Ә Дрездендагы светофорда аның дусты – сарафан кигән, ике толымлы кыз барлыккак килгән.
Берлинда хәтта 13 төсле светофор бар икән. Аны аңлау шактый авыр булганга, җайланма янәшәсендә һәрчак полиция хезмәткәре тора, ди.
Кореядә светофорлар берничә ел элек кенә пәйда булган — моңа кадәр электрон җайланма ролен юл хәрәкәтен көйләүче кызлар үтәгән. Аларны бу вазыйфага сайлап кына, имтиханнар аша гына алганнар. Мондый хәлнең бер илдә дә булганы юк, ди.
Прагада җәяүлеләр өчен генә уникаль светофор бар. Ул бик тә тар тыкрыктагы хәрәкәтне көйләргә ярдәм итә. Анда берьюлы ике кешегә үтүе авыр. Светофор ике төстә генә яна.
Озак вакытлар Япониядә светофорның рөхсәт итү сигналы яшел түгел, ә зәңгәр төстә булган. Әмма, кайбер тикшеренүләр раслаганча, кеше күзе нәкъ менә яшел төскә ныграк игътибар итә, шунлыктан Япониядә дә классик җайланма кабул ителгән.
Лариса Шәемова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев