Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

2нче ноябрьдә «ТAT∙АRS∙TAN» яшь талантлар республика конкурсының сайлап алу туры узачак

180 нән артык башкаручы – балалар-яшүсмерләр конкурслары лауреатлары үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк һәм җиңүче исеме өчен көч сынашачак.

2нче ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында «ТAT∙АRS∙TAN» хәрәкәте кысаларында яшь талантлар республика конкурсының сайлап алу туры узачак.

180 нән артык башкаручы – балалар-яшүсмерләр конкурслары лауреатлары үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк һәм җиңүче исеме өчен көч сынашачак.

«ТAT∙АRS∙TAN» конкурс хәрәкәте биш юнәлешне үз эченә ала: музыкаль, хореография, театр, рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать.

Конкурс хәрәкәтенә ярыш кына түгел, ә белем бирү һәм иҗади чараларның төрле формалары да керә.

Конкурста җиңүчеләрнең гала-концерты 20нче ноябрьдә 12:00-14:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залының төп сәхнәсендә була. Республиканың яшь талантлары классик һәм милли сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен күрсәтәчәк, танып белү һәм иҗади мастер-классларда катнашачак.

Яшь талантларның гала-концертына билетларны «Пушкин картасы» буенча алырга була.

https://vk.com/tatcultresurscentr


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев