Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

24нче июнь көнне Чаллыда Велофест узачак

Чара «Яшьләр көне — 2023» бәйрәме кысаларында оештырыла.

Чаллыда «Заман» яшьләр үзәге һәм Эшләүче яшьләр советы 24нче июнь көнне шәһәр халкын һәм кунакларын Велофестта катнашырга чакыра. Чара «Яшьләр көне — 2023» бәйрәме кысаларында оештырыла.

Әлеге проект «Росмолодежь» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Велофест өчен яңа велосипедлар һәм самокатлар сатып алынган.


Велофест кысаларында «Беби ралли» һәм «Кидс ралли» спорт ярышлары узачак:

«Беби ралли»

  • 2-3 яшьлек балалар өчен беговелда ярышу;
  • 3-4 яшьлек балалар өчен өч тәгәрмәчле велосипедта ярышу;
  • 4-5 яшьлек балалар өчен өч тәгәрмәчле самокатта ярышу;
  • 5-6 яшьлек балалар өчен дүрт тәгәрмәчле велосипедта ярышу;
  • 6-7 яшьлек балалар өчен дүрт тәгәрмәчле велосипедта ярышу.

«Кидс ралли»

 

  • 7-8 яшьлек балалар өчен ике тәгәрмәчле самокатта ярышу;
  • 9-10 яшьлек балалар өчен ике тәгәрмәчле самокатта ярышу;
  • 10-12 яшьлек балалар өчен ике тәгәрмәчле самокатта ярышу.

Катнашучылар һәр яшь төркеме өчен бирелгән дистанцияне вакытында үтәргә һәм каршылыкларны җиңәргә тиеш булачак.

Катнашучыларга дипломнар, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.


Ярышларда катнашу өчен 21нче июньгә кадәр 57-08-70 телефоны буенча гариза бирергә кирәк.


Теркәлгәндә ата-аналар баланың фамилиясен, исемен һәм яшен, үзенең контакт телефонын күрсәтергә тиеш була.
Катнашу бушлай, велосипедлар, беговеллар, самокатлар бирелә. Балалар категорияләрендә урыннар саны чикләнгән. 


Шулай ук яшьләр өчен дә каршылыкларны үтү буенча веломәйданчык булачак.

Тулырак мәгълүматны «Заман» яшьләр үзәгеннән 57-08-70 телефоны аша алырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев