Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

20 августта Чаллының тарихи урыннары буенча җәяүле экскурсия узачак

Җәяүле экскурсия "Тәүбә" мәчетеннән башлана, Үзәк урам буйлап узачак.

Хәзерге вакытта шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музеенда 9 экспозиция эшли. Үз күргәзмәләренең күп булуына карамастан, ул еш кына башка шәһәрләрдән килгән күргәзмәләрне кабул итә һәм вакытлы экспозицияләр оештыра.

Музейда күргәзмәләр генә үткәрелми. Моннан тыш, велосипед белән яисә җәяүлеләр өчен һәм классик экскурсияләр дә уза. Интерактив дәресләр һәм музей дәресләре яшь укучыларга катлаулы темаларны кызыклы һәм ачык итеп аңлатырга мөмкинлек бирә. Музейда шәмнәр ясаудан алып туку һәм чүлмәк ясау юнәлешләренә кадәр төрле мастер-класслар үткәрелә.

Стандарт булмаган экскурсияләрнең берсе 20 августта 16: 00 сәгатьтә була. Экскурсиядә һәр теләгән кеше катнаша ала. Җәяүле экскурсия "Тәүбә" мәчетеннән башлана, Үзәк урам буйлап узачак һәм катнашучыларны Чаллының тарихи урыннары белән таныштырачак. Катнашу бушлай,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев