Көмеш кыңгырау

Ялкау бал корты турында әкият

Бик матур бер аланда умарталык булган. Анда бал кортлары яшәгән.

Алар бик тырыш булганнар. Бертуктамый эшлиләр дә эшлиләр икән. Урман-кырлардан, болыннардан һәр чәчәк керфегенә кунып, нектар ташыганнар. Тиздән үзенең салкын бураннары белән кыш җитәчәк. Шуңа күрә аларга җитәрлек азык туплап куясылар бар икән.

Тик бу умарталыкта ялкау бал корты да булган шул. Бер дә эшләргә яратмаган, ди ул. Көне буе чәчәктән-чәчәккә кунып, тәмле нектар белән сыйланган. Күбәләкләр белән куышлы уйнаган. Көннәр шулай үтә торган. Аны үгетләп тә, орышып та караганнар. Безнең ялкау бал корты берсенең дә сүзен тыңламаган.

– Әгәр мин эшләсәм, җәйнең үткәнен дә сизмәм, рәхәтен дә тоймый калырмын. Җитешермен, соңрак җыярмын, – дигән.

Җәй үткән. Аның артыннан көз килгән. Бал кортлары ояларын тәртипкә китерергә ашыкканнар. Кышка әзерләнгәннәр. Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынган. Кыш үзенең ак келәмен җәйгән.

Менә шунда гына бал кортының башына кайгы төшкән. Кая барырга? Ул бит кышка бал әзерләмәде. Әле бер күршесенең ишеген каккан бал корты, әле икенчесенекен. Тик аңа ишек ачучы булмаган. Бик үкенгән ул. Икенче җәйдә тырышыр идем, ялкауланмас идем, – дип ялынган ул аларга. Иптәшләре аны гафу иткәннәр. Үзләренең баллары белән бүлешкәннәр. Сүзендә торган бал корты. Икенче җәйдә ул башкаларга караганда да күбрәк бал җыйган.

Зәринә Хәмидуллина, Мамадыш районы, Дүсмәт мәктәбе, 5нче сыйныф.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: