Көмеш кыңгырау

Шаян ничек авылга эләккән...

Элекке вакытта песиләр кешеләр белән яшәмәгән. Алар урманда яшәгән. Шунда тычкан аулаганнар, кош ояларын туздырганнар.

Көннәрдән бер көнне әни песиләр кырга тычкан ауларга киткәннәр. Бу вакытта көз булганлыктан, тычканнар кырга уңыш жыярга күченгәннәр. Нәни Шаян да сиздерми генә аларга ияргән. Ләкин ул юлда арыган, әниләренә җитешә алмыйча артта калган, җитмәсә, салкын яңгыр ява башлаган. Шаян адашкан. Елый-елый кызганыч тавышлар чыгарып, ул бик озак йөргән.

Караңгы төшкәч, ерак та түгел утлар күренгән. Шаян шатланып утларга таба йөгергән. Ул авылга барып чыккан. Иң беренче өйнең капка төбендә аның елап торганын нәни кыз ишеткән һәм Шаянны өйгә алып кереп җылыткан, ашаткан, йомшак урында йоклаткан. Шаянга нәни кызларда бик ошаган. Шул көннән песиләр кешеләр янында яши башлаган.

Алисә Хаҗиева, Актаныш районы, Такталачык мәктәбе, 8нче сыйныф

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: