Көмеш кыңгырау

Ку­ян бе­лән  Әтәч бә­хә­се (әкият)

Бо­рын-бо­рын за­ман­да, кә­җә үрәт­ник, са­ес­кан сот­ник бул­ган за­ман­да яшә­гән, ди, бул­ган ди, Тыч­кан, Ку­ян һәм Әтәч.

Бер­көн­не бо­лар бер­гә­лә­шеп ашар­га әзер­ләр­гә бул­ган­нар.

– Әй­дә­гез, ик­мәк пе­ше­рә­без, – ди­гән Әтәч.

– Ә ни­гә ик­мәк? Ки­шер­дән аш пе­ше­рик, – ди­гән Ку­ян.

– Юк, ик­мәк пе­шер­сәк, әй­бәт­рәк бу­лыр, – дип бә­хәс­лә­шә баш­ла­ган Әтәч.

Бер фи­кер­гә ки­лә ал­мый­ча, бу җән­лек­ләр озак тарт­ка­лаш­кан­нар.

Ул ара­да Тыч­кан ки­шер­дән аш пе­ше­рер­гә дә, ик­мәк са­лыр­га да өл­гер­гән.

– Мин ин­де сез тарт­ка­лаш­кан ара­да, сез­нең ярат­кан ри­зык­ла­ры­гыз­ны пе­ше­рер­гә өл­гер­дем. Әй­дә­гез, өс­тәл яны­на.

Әтәч бе­лән Ку­ян өс­тәл­дә үз­лә­ре­нең ярат­кан ашам­лык­ла­рын күр­гәч, бик сө­ен­гән­нәр. Бә­хәс­лә­шеп, күп­ме ва­кыт әрәм ит­кән­нә­ре­нә үкен­гән­нәр. Ки­лә­чәк­тә бө­тен эш­не бер­гә эш­ләр­гә сүз ку­еш­кан­нар.

 

 

Ири­на Кра­пи­ви­на, Чал­лы шә­һә­ре­нең 41нче ур­та мәк­тә­бе, 5М сый­ны­фы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: