Көмеш кыңгырау

ЗИЛЗИЛӘ, ЗИЛӘЙЛҮК ҺӘМ ҖИЛБӘЗӘК

ӘКИЯТ

Борын-борын заманда Җилнең Зилзилә һәм Зиләйлүк исемле ике кызы һәм Җилбәзәк исемле улы булган, диләр. Зилзилә белән Зиләйлүк игезәкләр сыман тигез буйлы, шук һәм икесе дә бик матур балалар булганнар. Иң кечкенә бала - Җилбәзәкне әтиләре ныграк иркәләгән, тәм-томнар да күбрәк ашаткан.
Матурлыкка матур булса да, Зилзилә бик ялкау икән. Үзенә кабат эш кушмасыннар дип, савыт-саба юса, ватып бетергән, идән юса, урындык аякларын сындырган. Ә ишегалларын себерергә тотынса, күз ачмаслык тузан туздырган. Мунча якса, мунчаны кап-кара корымга батырган. Шуңа күрә Җил аны йокысыннан уятырга да тырышмаган. Зилзилә көн саен ашаган да йоклаган, ашаган да йоклаган.
Зиләйлүк бик матур күренергә яраткан, тик өстендәге күлмәкләрен саклап кына, чиста көенчә кия белмәгән. Иртән кигән киемнәре кичкә кадәр ертылып, теткәләнеп бетә торган булган. Үзе бер дә ялкау түгел икән. Әтисе белән бергә кояш чыкканчы йокыдан торган, һәрбер яфракның, чәчәк таҗының тузанын кагып төшергән. Һәр эшне эшләргә өйрәнергә тырышкан. Кешеләргә дә бик ярдәмчел булган.
Төпчек малай Җилбәзәк, киресенчә, көне буе уйнаган, сыбызгы сызгырткан. Әтисенә булышу, эш эшләргә кирәк икәнлеге турында уйлап та карамаган. Әтисе җитәкләп мәктәпкә илткәч тә, җил куып кына йөргән, дәрес тыңламаган, китап-дәфтәрләрен ертып, карандашларын сындырып бетергән, кызларның чәчләреннән тартып елаткан.
Җилбәзәк, инде акыл керер вакыты җиткән булса да, бер генә эшен дә уйлап эшли белмәгән: яшьтәшләренең башына таш ата, күзләренә ком сибә, тәрәзәләр вата, капка-коймалар аудара, өеп куйган утыннарга кадәр ишеп китә икән. Әти кеше мондый улы үсүгә бик борчылган, кешеләрдән оялган. Үсә-үсә, Җилбәзәк апасы Зилзиләгә йокларга комачаулый башлаган. Зилзилә белән Җилбәзәк бер өйдә сугыша башласалар, гарасат купкан, өйләре селкенеп торган.
Бу ике туганны акылга утыртырга уйлап, әтиләре аларны тау куышына ябып карамакчы булган. Җилбәзәк, өйдән чыгуга ук, әтисе кулыннан ычкынып качып киткән. Шул көннән башлап, үзенә Җилкуар исемле бер иптәш табып, кеше кыяфәтенә кереп, кешеләр арасында яшәп ята икән, дип сөйлиләр.
Зилзилә тау куышына кереп киткән. Ул һаман йокларга ярата - уяна алмый йоклый да йоклый икән. Зиләйлүк исә, апасын бик нык сагынганда, мәгарәгә бара. Зилзилә белән Зиләйлүк дөньяларын онытып уйный башласалар, күк күкри, яшен яшьни, таулар ишелә, дип сөйлиләр.

 

Теги: әкият
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: