Көмеш кыңгырау

Өй әкияте

***

Бер өй эчендә Ишек белән Тәрәзә яшәгәннәр, ди. Бик тату торганнар болар. Идән белән Түшәм аларның дуслыгына сокланып бетә алмаганнар. Ишек кешеләрне чыгарып-кертеп торган, ә Тәрәзә аларны кояш җылысы белән коендырган.
Шулай беркөнне Тәрәзә туктаусыз ачылып-ябылып торган Ишеккә карап-карап торган да көнләшеп куйган: ни өчен гел Ишек аша йөриләр дә нигә Тәрәзәгә бөтенләй игътибар итмиләр? Ул кемнән ким?!
Үз эшен белеп ачылып-ябылып торган Ишек аның уйларын сизгән кебек дәшеп куйган:
-  Кайг-г-гырма, дускай... Кешеләр сиңа да бик мох-х-х-таҗ...
«Юк, болай гына, тынычландыру өчен генә әйтәдер бу Ишек, — дип уйлаган Тәрәзә. — Кешеләргә без бар ни, юк ни... Ичмасам, берсе килеп карасын иде...»
Менә ул соңгы тапкыр өй эченә күз йөртеп алган да өйдән чыгып ук киткән. Диварда аның урынында буш аралык кына торып калган...
Өй эчендә уйнап йөрүче кечкенә сабый, шул бушлык янына килеп, уенчыгын Тәрәзә төбенә куймакчы булган. Шулчак бәрхеттән тегеп эшләнгән аю баласы ачык аралыктан чыелдый-чыелдый тышкы якка очып төшкән. Аны алам дип, сабый үзе дә урам якка тәгәрәгән.
Моны күреп, өлкәннәр Тәрәзә урынын бөтенләй ябып, томалап куйганнар. Ябуын япканнар, әмма өй эченә кояш нурлары төшмәс булган. Кешеләр караңгылыкка күнегә алмый йөдәп беткәннәр, диварга, Ишеккә бәрелеп, аяк-кулларын авырттырганнар.
Тәрәзәсез яшәп булмаячагын аңлаган кешеләр аны эзләргә чыкканнар. Рам агачлары туза башлаган, пыялалары ватылып беткән Тәрәзәләрен бер ташландык чокыр төбеннән табып алганнар. Аннары аны, яңартып, юып, буяп, яңа пыяла өлгеләре куеп, үз урынына утыртып куйганнар. Тәрәзә тагын өй эченә көн нуры сибеп тора башлаган, төбенә сабый балаларны утыртып уйнаткан, матур гөлләре белән кешеләрнең күңелләрен сөендергән...
Янында дусты булгач, Ишеккә дә күңелле икән. Ул һаман сөйләнгән дә сөйләнгән:
—  Саг-г-гындым, дуск-к-кай, үзеңне, бик саг-г-гындым!..

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: