Көмеш кыңгырау

Нидер башлана...

Суфия исемле кыз Алсу Шәһәрдә яши.

«Андый шәһәрләр дә буламыни? Нинди соң ул Алсу Шәһәр?» дип сорарсың син. Гаҗәеп шәһәр ул. Анда йортлар да, елга өстенә салынган күпер дә, биек-биек агачлар да, хәтта нурлы кояш та алсу төстә!
Суфияларга өй эшен өеп бирәләр (син укыган мәктәптә дә шул ук хәлдер). Әмма Суфия барысына да өлгерә: бик башлы кыз ул. Менә бүген дә кыз өй эшләрен тиз генә әзерләп бетерде һәм урамга, сыйныфташы Кәрим янына ашыкты. Бу малай Суфияга һәрвакыт ярдәм итәргә, аның күңелен күрергә генә тора. Чын дусты ул кызның.
— Сәлам! —Кәрим, Суфияны әллә каян күреп, аның каршына йөгерде.
— Исәнме!—дип елмайды Суфия, битендәге нәни чокырчыкларны уйнатып.
— Мин  китап алып чыктым, —диде Кәрим. —Әйдә, әнә теге агач төбенә утырыйк та рәхәтләнеп укыйк аны.
— Уф!—диде Суфия, тышлыкка  күз салып. —Әкиятләр яратмыйм мин. Беләсең бит инде!—дип, авызын турсайтты кыз. — Судоку башваткычын алып чыгасың калган йә кроссвордлар журналын! Ә син һаман «әкият» тә «әкият» дисең. Кәрим авыр сулап куйды. Кызның әкиятләр яратмаганын белә иде ул. Техника яңалыклары белән кызыксына, математик мисалларны чикләвекне ярган кебек чишеп бара... Малай фикеренчә, Суфия —бик акыллы, зирәк, ләкин артык җитди кыз. Ә Кәрим —сихри, серле илләр турында хыялланып, дәрестә шелтә алучылардан. Шулай да алар —иң якын дуслар!
— Минем сиңа Онытылган Хыяллар һәм Хатирәләр урманы турында әкият укыйсым килә,— дип, зур сер ачкандай пышылдады малай. — Беләсеңме, кешеләрнең онытылган хыяллары һәм хатирәләре бер зур сандыкта саклана икән...
— Үтерәсең көлдереп! Сиңа унбер яшь бит инде! Җиде түгел!   Онытылган   хыяллар,   имеш!—дип   кычкырып   көлеп җибәрде кыз.
— Юк-юк-юк!— диде Кәрим,  күзләрен зур итеп ачып.— Көлә күрмә! — Малайның бер кызык үзенчәлеге бар: дулкын-лаганда яисә гаҗәпләнгәндә, аның кашлары күтәрелә һәм... колаклары селкенеп куя.
— Хатирәләр онытыла, җуела инде ул, —диде Суфия, һич тә аптырамыйча. — Баш мие компьютер түгел, анда шулкадәр күп урын юк.— Кыз, гадәтенчә шаярып, Кәримнең күтәрелгән кашларын бармаклары белән аска төшерергә тырышты, малайның колакларын кашып алды. Тик малай һаман тынычлана алмады, дулкынланып, сүзен дәвам итте:
— Суфия, менә бу китапта, — диде ул, кулындагы әкиятләр җыентыгына  күрсәтеп, — хыялсыз яшәү  мөмкин  түгел,  дип язылган, ә син һаман тимер компьютердан арына алмыйсың. Ялгыш кына идәнгә төшеп китсә дә, шундук ватыла бит ул. Синең ул компьютерың хыяллана беләме соң? Ә менә Онытылган Хыяллар һәм Хатирәләр урманында... (Их, Кәримгә компьютерга тел тидерәсе түгел иде... Ачуыннан Суфияның яңаклары кызарып чыкты.) —Кәрим сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, кыз аны бүлдерде:
— Нинди урман! Үзем күрмичә, мәңге ышанмыйм! Хыял, имеш! һава кирмәне төзүдән ни мәгънә?
Суфия бу сүзләрне әйткәндә, Кәримнең күзләре зурай-ганнан-зурая барды. Юк, ачудан, кыз белән риза булмаудан түгел. Моның башка сәбәбе бар иде. Суфияның башы өстендә әйләнеп торучы ак диск пәйда булды. Башта кызның ян-яктан каптырылган чәч койрыклары, күтәрелеп, шул диск эченә кереп китте. Суфия моны сизмәде дә!
— Суфия, койрыкларың...—дип кенә әйтә алды Кәрим, бармагы белән әйләнеп торган дискка төртеп.
— Максатка таба атларга кирәк! Хыялларыңны мөмкин кадәр тизрәк онытуың, йотуың хәерле! — Кызның бу сүзләрне әйтеп кенә бетерүе булды, койрыклары артыннан ул үзе дә диск эченә кереп китте!
Әле генә Суфия белән сөйләшеп торган агач төбендә Кәрим берүзе басып калды. Кәрим һәм аның селкенеп-җелфердәп торган тыңлаусыз колаклары...
Диск юк булды. Суфия кайда?!

Сөмбел Гаффарованың  «Чынга ашачак хыял» әкиятеннән.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: