Көмеш кыңгырау

Әле ярый яшәмәгәннәр

Борын-борын заманда яшәмәгән, ди, Төлке белән Куян.

Алар күрше булып та тормаганнар. Күрше булма­гач, алар бер-берсен белмәгәннәр дә. Әгәр бер-берсен белсәләр, тату яшәмәгән булырлар иде: Куян озын колакларын селкетеп көләр иде, Төлке аның артыннан куып йөрер иде, тәмам хәлдән таяр иде... Куып җитә алмас иде, чөнки Куян Төлкегә караганда тизрәк чаба; аның бит койры­гы кеп-кечкенә, ә Төлкенең койрыгы зур һәм авыр, шуңа да койрыгы Төлкене артка таба сөйри...

Бервакыт Төлкенең үз койрыгына ачуы чыккан булыр иде. Ике дә уйлап тормыйча, ул аны кисеп атар иде. Тик... кой­рыксыз калу белән, ул бөтен хәйләсен, көчен һәм елгырлыгын югалтыр иде... Чөнки Төлкенең хәйлә капчыгы әнә шул кой­рыгында бит...

Әле дә шулай булмаган. Борын-борын заманда ярый әле Төлке белән Куян яшәмәгән. Ярый әле алар күрше булып тормаганнар. Шулай булса, бер әкият язган булыр идем. Ул әкиятне укып, балалар тәгәри-тәгәри көләр иде...

Ә хәзер нәрсә? Елмаялар гына...

Киңәшем шул: булмаган әкиятне беркайчан да, беркемгә дә сөйләмәгез. Минем кебек, көлкегә калырсыз...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: