Көмеш кыңгырау

КЫЗЫЛ АЛМА

Бер бик киребеткән кыз булган ди. Әти-әниләре аңа нинди матур уенчык алып кайтмасын: «Ямьсез!» — дип Ул аны атып бәрә икән. Әллә нинди тәмле ризыклар¬ны да: «Тәмсез!» — димичә ашамый, ди.

Әтиләре, әни­ләре кызларының көен табар өчен ничек кенә тырышмасыннар — кыз   һаман  үзенекен  тукый  биргән:   «Ямьсез!» «Тәмсез!» «Кирәкми!»

Әллә чирли микән дип кызны докторларга алып барып караганнар. Докторларның ак сакаллысы да, кара сакаллысы да, мыеклысы да, мыексызы да караган мо­ны, әмма кыздан бернинди чир тапмаганнар болар.

Кызның әнисе нишләргә белмәгән. Хәлен ул таныш-белешләренә, дус-ишләренә сөйләп караган. Алар да акыллы гына киңәш бирә алмаганнар.

Шулай бермәлне күңелсезләнеп кайтып килгәндә кыз­ның әнисе алма сатучыга очраган. Алма сатучы үз ал­маларын болай дип мактый икән: «Алмаларым кып-кызыллар, бик матурлар. Җәйге таңнар аларга үзләре­нең аллыгын, кояш — кайнарлыгын, җир — бар тәмен биргән. Мондый алмаларны сез бүтән беркайдан да таба алмассыз. Беткәнче алып калыгыз. Алмасагыз бик нык үкенерсез. Хикмәтле алмалар алар. Алыгыз, ал. Ә хик­мәтен ашап карагач белерсез.»

Алма сатучының бу сүзләрен ишеткәч, моның яны­на бик күп кеше җыелган, һәркемнең бу хикмәтле ал­маны аласы килгән. Әлеге кызның әнисе дә тизрәк чи­ратка баскан. Алданрак басучыларга алма күбрәк эләк­кән. Ә кызның әнисенә нибарысы бер генә алма кал­ган.

— Ярар,— дигән ул сөенеп.— Берәү эләккәч тә бик рәхмәт. Анда әле ала алмыйча калучылар да никадәр булды. Тизрәк кайтыйм да кызыма тоттырыйм әле. Биг­рәк матур, бигрәк кызыл алма бит. Моның хикмәте, мөгаен, шушы матурлыгындадыр. Матур нәрсә күреп кем сөенмәс.

Киребеткән кызын, ниһаять, бер елмайта алуына өмет­ләнеп, ана йөгерә-йөгерә өенә кайткан. Алманы бер генә булса да кабып карыйсы килүдән авызына сулар җыел­ган. Ләкин ул алманы   капмаган,   ташламаган.   Чөнки бөтен килеш, матур килеш кызына кайтарып җиткерәсе килгән.

Шулай ашыга-ашыга кайткан кызның әнисе. Кай­тып керсә, кызы үз кирелегенә чыдый алмый дөнья бетереп елап утыра икән. «Мәле, кызым, менә бу ал­маны,— дигән әнисе кызның яшьле күзләрен сөртеп,— аны ашасаң, битләрең шулай кызарыр. Иреннәреңә елмаю кунар».

—  Кирәкми, тәмсез ул! — дип, кыз әнисе сузган ал­маны атып бәргән һәм тагын да катырак еларга тотын­ган.  Ә кызыл  алма идән  буйлап  тәгәрәп  киткән,  үзен болай кадерсезләгән өчен ул бик-бик рәнҗегән. Бу өй­дә   бер   генә   минутка   да   каласы   килмәгән   аның.   Ул идәндә  тәгәрәп  йөргән-йөргән  дә  өйдән  чыгып  киткән. Башта кечкенә сукмакка, аннары олы юлга чыккан.

Бара икән, бара икән кызыл алма тәгәрәп, бара тор­гач, юлда аңа кечкенә малай җитәкләгән бер хатын оч­раган. «Әнием,— дигән кечкенә малай,— кара әле нин­ди матур алма. Алып ашыйм әле шуны.»

—  Юк, юк! — дигән хатын малаеның кулыннан эләк­тереп,— күрмисеңмени  ул ничек  пычранып,   тузанланып беткән.

—  Тузанын мин аның чалбарга сөртәм,— дигән ма­лай һаман алмадан күзен ала алмыйча.

—  Юләрләнмә,— дигән   аңа   әнисе,— кибеттән   мин сиңа моннан да матурларын алып бирермен. Күп итеп.

—  Моннан   матур   булмый! — дигән   малай   үзсүзләнеп. Ләкин ничек  кенә үзсүзләнсә дә әнисен җиңә ал­маган.

Хатын белән малай китеп баргач, алма тагын алга таба тәгәрәгән. Юлында түмгәкләр очраса, урап үткән, күлдәвекләр күрсә, йөзеп чыккан. Шулай тәгәри торгач, кызыл алма урман юлына килеп кергән. Юлда аңа Керпе очраган.

—  Әй,  кызыл  алма,— дигән   Керпе,— болай  ашыга-ашыга кая барасың?

—  Кая күз күрсә — шунда! — дигән кызыл алма.

—  Нишләп алай төнгә каршы бер  үзең  юлга чыктың? — дигән Керпе.

—  Бик рәнҗеттеләр мине,— дигән кызыл алма. Һәм кыз белән булган хәлне Керпегә сөйләп биргән.

—  Әйе,— дигән Керпе,— хәлең әйбәт түгел икән шул. Тик  кая  барып  чыгарсың  икән  соң? Юл да белмәгән килеш.

—  Кая барсам да барып чыгармын, әмма теге ки­ребеткән кыздан ераграк кына булыйм. Мин үземне ка­дерсезләгәннәрен бер дә яратмыйм. Чөнки мине хуҗам бик иркәләп үстерде. Әз генә сусый   башласам, тәмле сулар эчерде, явыз кортлар шуышып миңа таба якынлаша башласалар — ул явызларны юк итте.

Һәркөн хуҗам сокланып минем үскәнемне күзәт­те. Мин, кайгыртучан хуҗамның күңеле булсын өчен, тизрәк үсәргә тырыштым. Иртәдән кичкә кадәр кояш нурларында коендым, чык сулары белән һәр иртәне би­тем юдым. Җәйнең иркә җилләре мине гел сыйпап ки­тәләр иде. Кояш нурларын эчеп үскәнгә, минем битлә­рем кызыл, йомшак җил гел сыйпап торганга, шулай ялтырап торам мин.

— Әйе,— дигән Керпе,— син бик матур. Бу тик­лем матур алманы минем күргәнем юк иде. Сине атып бәргән кыз я бөтенләй сукырдыр, я артык иркәләүдән бозылгандыр. Мин кешеләрне бераз беләм, нигә дисәң, кайчандыр мин үзем дә берәүнең өендә беркадәр яшәп алдым. Гөнаһларына керер хәлем юк, сине ыргыт­кан кебек ыргытмадылар. Бакчага ипләп кенә чыгарып куйдылар да оныттылар гына. Ә мин хуҗа малай сөт чыгарыр дип озак көттем. Ләкин сөт чыгаручы булма­ды. Шуннан соң мин дә синең кебек үпкәләп чыгып киттем. Бара-бара туып-үскән урманыма кайтып җит­тем. Ярый әле әткәм-әнкәм өйрәтеп калдырган һөнәрне онытмаганмын икән. Урманга кайту белән үземә оя ясап куйдым, тычканнар ауларга тотындым. Хәзер тормышым гөрләп бара. Әгәр теләсәң бездә кал. Бергә-бергә яшәр­без.

Рәхмәт, Керпе,— дигән кызыл алма.— Мин ераг­рак китим әле. Рәнҗү-үпкәләрем онытылырлык урын­га. Бәлки, берәр җирдә мине эзләүчеләр бардыр. Берәр­се сине кулына алып чын күңеленнән сокланса, кысыл­ган иреннәрендә елмаю барлыкка килсә нинди рәхәт була бит. Андый кешенең авызында бал булып эрисе килә. Безнең гомернең озынлыгы да шунда бит.

Шулай дигән дә алма яңадан тәгәрәп киткән.

ДӘВАМЫ БАР

Теги: әкият
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: