Көмеш кыңгырау

КУЯН ТУНЫ

Алтай халык әкияте

Эссе кояш нурларыннан, язның җылы җилләреннән җепшекләнгән ап-ак кар­лар, гөрләвеккә әверелеп, елгага таба йөгерешә башлаган. Урман-кырлар ачы­лып, җирдән яшел үләннәр баш төрткән. Барча җәнлек-җанвар, кош-кортлар моңа сөенеп бетә алмый, бары тик ак тунлы куян гына күз яшьләрен түгә икән:

—  Ап-ак карым, ак йомшагым, зинһар, китмә! Ак куянны, ак дустыңны ташлама! Кыш буе мин синең ак мамык­тай ак көртләреңдә үземә оя кордым, шунда салкыннан сакландым, дошман­нардан качтым. Ә бу кара җирдә, яшел үләннәр өстендә мине әллә каян күреп алачаклар да дошманнарым өстемә таш­ланачаклар... Ак кар, саф кар, зинһар, мине ташлап китмә!

Ак кар, бичара куянны кызганып, уйга калган. Аннары болай дип әйткән:

—  Мин монда кала алмыйм. Әмма, теләсәң, синең ак туныңны үзем белән алып китәм. Ә син җәй өчен яңа соры тун тегәрсең. Кыш җитүгә мин яңадан әйләнеп кайтырмын, шунда синең ак туныңны да алып килермен.

Һәм алар шулай иткәннәр дә. Яз җиткән саен ап-ак кар куянның ак тунын үзе белән алып китә, озынколак исә җәй буе соры туннан йөри дә, кыш җиткәч кар дусты аңа ап-ак тунын китереп бирә икән.

"Җырчы казлар" китабыннан. Төзүчесе һәм тәрҗемәчесе - Разил Вәлиев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: