Көмеш кыңгырау

КЕМ ЮЛӘРРӘК?

Гарәп халык әкияте

Көннәрдән бер көнне пыялачы агай шәһәрдә «юләр» аты чыккан кешегә болай дип сүз каткан:

— Бөтен юләр кеше пыяла вата, ә син ялкауланып өйдә ятасың. Иртән торып урамга чык та тәрәзә пыялаларын ватып йөр. Миңа да ярдәмең тияр, пыяла куючыга эш артыр.

Юләр бәндә, моны тыңлап, иртән урамга чыккан да бии-бии шушы пыяла куючы өенең тәрәзәләренә таш томыра башлаган.

Пыяла куючы кич өенә кайтып керсә, бөтен тәрәзәләренең ватылганын күреп, теге юләр янына йөгергән.

— Нигә минем тәрәзәләрне ваттың? — дип килә-килүгә аның өстенә ташланган ул.

— Нигә мине ачуланасың? — дигән юләр бәндә. — Син үзең тәрәзә ватарга куштың бит.

—  Мин бит сиңа минекен түгел, ә  башка йортларның тәрәзәләрен ватарга кушкан идем! — дип ярсыган пыяла куючы.

— Мин башка кешеләрнең тәрәзәләрен ватсам, алар башка пыяла куючыларны чакырыр­лар иде. Ә син үз тәрәзәләреңә үзең пыяла куячаксың, димәк, эшсез калмаячаксың, — дигән аңа «юләр» кушаматлы бәндә.

Теги: әкият
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: