Көмеш кыңгырау

Иң ямьсез патша кызы турында әкият

Борын-борын заманда бер патшаның бик ямьсез бер кызы булган.

Борыны - козгынныкына, колаклары - ишәкнекенә, авызы баканыкына охшаган булганга, бу кыз кырык кат пәрәнҗә бөркәнеп йөрергә мәҗбүр булган.

«Чибәрлек туйга кадәр генә кирәк» дигән халык әйтеме бар. Кырык яшькә кадәр бу ямьсез кызга бер кияү дә таба алмаганнар. Яучылар килә торганнар, патша кызының үзен күрү белән, төрле сәбәпләр табып, кире үз мәмләкәтләренә кайтып китә торганнар.
Кызның кияүгә бик чыгасы килгән, дөньядагы иң чибәр, иң акыллы, иң булган егетне генә үзенеке итәргә теләгән ул.

«Яшьләр җиткәч кырыкка, эшләр китә шырыкка» дигән татар халык әйтеме дә бар бит әле! Әкренләп капка шакып керүче кияүләр дә кимегән. Югыйсә патша капкасына аю мае да сөртмәгәннәр. Кызга биреләсе бирнә дә көн саен артып торган. Патша да бик нык кайгырган, борчу-хәсрәткә төшкән, ә патша кызы, тәрәзәдән күзен алмыйча, сабыр гына кияү көткән. 

Сабыр төбе - сары алтын, диләр. Беркөнне офыкта ап-ак атка атланган, кырык яшенә җиткәнче бер кызга да күтәрелеп карарга кыймаган чибәр генә йөзле, сылу гәүдәле бер егет күренгән. Ул ямьсез патша кызын күрергә килгән. Гадәттә чибәр кызлар мактанчыграк, тәкәбберрәк була бит! Шуңа күрә кызның ямьсез борынына да, бака авызына да, ишәк колакларына да игътибар итмәгән егет, күзләренә генә караган һәм бер карауда гашыйк та булган.
Ай да үтмәгән, көн дә үтмәгән, шунда ук кызга өйләнергә теләге булуын белдергән ул. Тик ил белән идарә иткәндә, тылыңның нык,  хатыныңның акыллы, уңган, сабыр булуы кирәк бит! Җырлап-биеп кенә яшәп булмый! 

Бу чибәр егет ямьсез патша кызына: «Бирнәң акылың булсын! Туйга кадәр кырык көн вакыт бирәм:  үзең яшәгән сарайның кырык бүлмәсен чәч толымнарың белән себереп чыгар, кыз озату мәҗлесендә тотылачак кырык мең тәлинкәне телең белән ялтырат», - дигән. Шуларга өстәп кыз кырык төрле һөнәрен күрсәтергә: җырларга, биергә, тегәргә, чигәргә һәм башкаларны эшләргә тиеш икән.
Кәләш зирәк акыллы булган, югалып калмаган. Биергә, җырларга, тегәргә, чигәргә, бәйләргә һәм башкаларга өйрәнү өчен утыз көн вакытын сарыф иткән. Сигез көндә кырык төрле ризык пешерергә өйрәнгән. Калган ике көндә сарайның болын кадәр зурлыктагы кырык бүлмәсен чәч толымнары белән себереп чыгарырга, кырык мең тәлинкәне тел белән ялап ялтыратырга кирәк бит әле! Монда инде тәвәккәллекне һәм акылны эшкә җигәргә туры килә! Ятып калганчы атып калырга ниятләп, кыз, җырлый-җырлый, тау чишмәсеннән кырык көянтә су алып кайткан, кырык мең тәлинкәне чиста чишмә суы белән ялтыратып юып куйган. Җырлый-җырлый, урман аланыннан кырык әрем себеркесе җыеп бәйләгән, шулар белән кырык бүлмәне бии-бии себереп чыгарган. Шушы эшләр тәмамланганда, билгеләнгән кырык көн вакыт узып та киткән. Кияү буласы егет ишектән килеп керүгә, каршында бик чибәркызны күреп, аз гына һушыннан язмый калган. Мондый чибәр кәләшне бер генә илнең патша малае да күрмәгән, ди әле.
Җырлый-җырлый, бии-бии эшләгәндә, кыз әле яшәреп тә киткән, акылы, уңганлыгы-булганлыгы белән дә бөтенесен шаккатырган. Кырык илдән килгән кунаклар кызны озату мәҗлесендә кырык мең тәлинкә тотылып беткәнче күңел ачканнар, ял иткәннәр. Бирнәләрне кырык пар атка төяп җибәргәннәр.
Егет яшәгән патша сараенда да кырык көн туй ясаганнар.
Алар бик тату, матур гомер кичергәннәр. Улларын, кызларын төрле һөнәрләргә өйрәтеп үстергәннәр. Балаларының һәрберсе кырык телдә сөйләшә, укый-яза белгәннәр, ди.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: