Көмеш кыңгырау

Зәңгәр күлдә

Бу шигырьгә 20 ел.

Табигатьнең, кызлар күңеледәй,
Дәрт ташыган гүзәл мизгеле.
Җәй сеңгән дә көзләр кочагына,
Аерылам дими тиз генә.

Күл өстендә әллә яфрак йөзә,
Әллә минем хисләр тирбәлә…
Күңелемдә җем-җем рәшә уйный,
Төсләр алып якын-тирәдән.

Исем китеп, сине тыңлап барам:
“Шагыйрьнеке”, ахры, йөрәгең.
“Бу көзге көн, якын дустым, – дисең, –
Истәлеккә сиңа бүләгем...”

Зәңгәр күлдән чыккан чишмәләрнең
Учыбызга алып салкынын,
Сүндермәкче булдык инде әллә
Йөзебезгә капкан ялкынны.

Сабыйларча беркатлы мин бүген,
Үз-үземнән хәтта оялам:
Әйтерсең лә чишмә суы түгел,
Шәраб эчкән сыман тоелам.

Дөнья малларына алыштырмас
Бәхет бүләк иттең, мең рәхмәт.
Сулап туймас көзге бәлзәм-һава
Янган йөрәкләргә, һай, рәхәт!

Үзе шатлык, үзе сагыш җанда!
Җәйләр сула, көзләр чәчәктә.
Тәүге тапкыр көзгә гашыйк булдым,
Хәйран гомер җирдә яшәп тә.

“Яшәү – бәх-е-ет!”, – диеп, бар дөньяга
Килгән иде сөрән саласым,
Баеп барган кояш куркыр, диеп,
Әйттем бары тәһлил-догасын.

Югарыда кошлар аваз салды,
Ерак юлга дәшеп бер-берсен…
Саубуллашу җырында да хәтта
Шатлык ишетелә әйтерсең!

Әйтерсең лә Яшьлек үзе кайткан
Кунак булып көзләр иленә...
Озатып калды безне Зәңгәр күл дә,
Чиккән шәлен салып иңенә.
Сания Әхмәтҗанова шигыре һәм фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: