Көмеш кыңгырау

Йол­дыз­кай

Нә­си­мә аны юк­ка гы­на «Йол­дыз­ка­ем» дип йөрт­ми шул.

Пе­си­нең йон­на­ры чем-ка­ра. Ә маң­га­ен­да – нәкъ ике ко­лак ур­та­сын­да – ап-ак та­бы бар. Йол­дыз ке­бек янып то­ра. Көн­дез­лә­рен алар бер­гә-бер­гә ча­бы­шып уй­ный­лар. Кич бу­лу бе­лән пе­си Нә­си­мә­нең юр­га­ны ас­ты­на ке­рә дә, мырр-мырр итеп, йом­шак кы­на көй­ли баш­лый.

Әй­тер­сең ул шу­лай ягым­лы җы­ры бе­лән ду­сын йок­ла­та.

Җәй­ге көн­нәр­нең бер­се иде. Нә­си­мә­нең әни­се, май язам дип, баз­дан сөт өс­те алып чык­ты. Аны гө­бе­гә сал­ды да кө­ян­тә-чи­ләк­лә­рен кү­тә­реп чиш­мә­гә су­га кит­те.

Ә пе­си­нең гө­бе янын­нан һич ке­нә дә ки­тә­се кил­ми бит.

Кой­ры­гын юга­ры кү­тәр­гән, ә үзе Нә­си­мә­дән кү­зен ал­мый.

–Мияу!Мияу!Кай­мак исен си­зәм! Ми-яу! – дип, су­зу­ын гы­на бе­лә.

–Ә­ни кайт­ка­нын көт­ми­сең­ме­ни? Ярар, алай­са, әз ге­нә алып би­рим әле, – дип кыз­чык, ка­шык алып гө­бе­дән кай­мак­ка ты­гыл­ды.

Гө­бе би­ег­рәк шул. Нә­си­мә­нең ия­ге­нә җи­тә...

Кыз үре­леп-үре­леп ка­ра­ды да, ала ал­ма­гач, гө­бе яны­на бү­кән тә­гә­рә­теп ки­тер­де. Бү­кән­гә бас­ты. Ка­шы­гы бе­лән гө­бе­гә ты­гыл­ган иде, бү­кән ау­ды да тә­гә­рәп кит­те. Нә­си­мә егыл­ды, гө­бе­не дә ау­дар­ды.

Ме­нә кө­тел­мә­гән бә­ла! Ин­де ниш­ләр­гә? Нә­си­мә кур­ку­ын­нан тез­лә­ре авырт­ка­нын да оны­тып җи­бәр­де. Тиз ге­нә гө­бе­сен утырт­ты. Ан­на­ры идән­дә җә­е­леп ят­кан кай­мак­ны уч­ла­ры бе­лән җы­еп са­выт­ка ту­ты­ра баш­ла­ды.

Ул ту­ты­ра, пе­си лач-лоч итеп ялый, рә­хәт­лән­де пе­си кай­мак­ка!

Ки­нәт ишек ачы­лып кит­те. Әни­се кай­тып кер­де.

–Аһ! Әдәп­сез ба­ла! Ха­рап ит­кән­сең икән!

Нә­си­мә әни­се­нең бо­лай тиз ге­нә кай­ту­ын көт­мә­гән иде. Кау­ша­вын­нан:

– Мин тү­гел! Пе­си бит! – дип әй­тү­ен сиз­ми дә кал­ды.

– Зуп-зур гө­бе­не мә­че ау­да­ра­мы соң? – ди­де әни­се, ач­ла­нып. Чы­бык ал­ды да:

–Кит әле, кай­мак­ны пыч­рат­ма! – дип, пе­си­гә бер­не сел­тә­де. Пе­си ачык ишек­тән аты­лып чы­гып кит­те. Кыз­га ба­ры тик кы­рын кү­зен ге­нә сал­ды ул. Нин­ди зур үп­кә­ле ка­раш иде бу! Нә­си­мә­нең йө­рә­ге сык­ра­нып кит­те.

Кич­кы­рын ба­су­дан әти­лә­ре кайт­ты.

– Ана­сы, без­не бү­ген май бе­лән сый­лар­сың бит, ә?

– Май­ны пе­си бе­лән Нә­си­мә­дән со­ра­гыз. Гө­бе­не ау­дар­ган­нар тәр­би­я­сез нәр­сә­ләр. Ат­на буе җый­ган сөт өс­тен әрәм ит­кән­нәр, – ди­де әни­се ачу­лы та­выш бе­лән һәм:

Өй­гә ге­нә кайт­сын мә­чең, күр­сә­тер­мен мин аңа! – дип, поч­мак­та утыр­ган Нә­си­мә­гә бар­мак яна­ды.

Нә­си­мә:

Юк, юк, әни­ем, гө­бе­не ул ау­дар­ма­ды! – ди­мәк­че бул­ган иде дә, ба­тыр­лы­гы җи­теп бет­ми кал­ды. Әти­се дә ачу­ла­ныр дип ку­рык­ты ул.

Ашап-эч­кәч Нә­си­мә уры­ны­на ят­ты. Тик ул йок­лый ал­ма­ды, бик озак­ка чак­лы дус­тын көт­те. Ак йол­дыз­лы ка­ра пе­си кил­мә­де, юр­ган ас­ты­на кер­мә­де. Сөй­кем­ле итеп мырр-мы­рын җыр­ла­ма­ды. Бү­ген аның пе­сие кай­лар­да ку­нар икән?

Нә­си­мә­нең кү­зе­нә яшь ты­гыл­ды.

– Пе­си­ем... Йол­дыз­ка­ем! Ал­ты­ным!.. Ин­де мон­нан бү­тән һич тә, һич тә алай үп­кә­ләт­мәс идем. Әнә, әни­ем дә ми­не ярат­мый ин­де, – ди­де ул. Шу­лай да йо­кы кил­мә­де. Нә­си­мә әк­рен ге­нә тор­ды. Әни­се яны­на бар­ды.

– Әни! Гө­бе­не мин ау­дар­ган идем. Ял­гыш кы­на. Пе­си­не кый­на­ма ин­де, яме?

Ярар, ярар, бар, ят, йок­ла ин­де, – ди­де әни­се йом­шак та­выш бе­лән.

Нә­си­мә­нең ки­нәт өзе­леп йок­лый­сы ки­леп кит­те. Уры­ны­на ба­рып юр­га­нын гы­на ач­кан иде... Әй! Кем­нең күз­лә­ре шу­лай яна?.. Йол­дыз­ка­ем! Син­ме бу? Кил­дең­ме?

Пе­сие, аңа ир­кә­лә­неп, мы­рыл­дап куй­ды.

Дәрҗия Аппакова.

Сүз­лек: гө­бе (руч­ная мас­ло­бой­ка) – кай­мак туг­лап май язу өчен кул­ла­ны­ла тор­ган тар, ти­рән кис­мәк.

Кис­мәк – юан агач­ның эчен ку­ыш­лап яки так­та­лар­дан кор­шау­лап ясал­ган зур агач са­выт, агач мич­кә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: