Көмеш кыңгырау

Ямь-яшел ич бар­ча гөл­ләр җир­дә, чә­чәк­лә­ре ге­нә төр­ле­ләр...

Тәб­рик итә­без!

Кем-кем, ә ме­нә Рә­шит абый Бә­шәр «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы уку­чы­ла­ры­на ях­шы та­ныш. Йө­ге­рек тел­ле ши­гырь­лә­ре, ма­вык­тыр­гыч хи­кә­ят­лә­ре, нәкъ без­гә оша­ган ге­рой­ла­ры бе­лән да­и­ми сө­ен­де­реп то­ра ул. Та­ныл­ган ба­ла­лар язу­чы­сы, ша­гыйрь, Та­тарс­тан Язу­чы­лар бер­ле­ге­нең Аб­дул­ла Алиш, Са­җи­дә Сө­ләй­ма­но­ва исе­мен­дә­ге пре­ми­я­ләр лау­ре­а­ты Рә­шит Бә­шәр шу­шы көн­нәр­дә үзе­нең го­мер бәй­рә­мен – күр­кәм юби­ле­ен бил­ге­ләп үтә. «Кө­меш кың­гы­рау» сез­не их­лас кү­ңел­дән тәб­рик итә, Рә­шит абый! Үзе­гез­гә, га­и­лә­гез­гә сә­ла­мәт­лек, имин­лек, уңыш­лар һәм ях­шы кә­еф те­ли­без!

 

Ту­ган тел

Бел:

Тел –

Гөл!

Ул

Гел

Чәч­кә ат­сын, яшәр­сен,

Ана те­лең­не бел­сәң,

Гел хөр­мәт­тә яшәр­сең!

Бел:

Тел –

Ил!

Ул

Гел

Ку­әт­лән­сен, ба­е­сын.

Ямь­лә­сен, нур­лан­дыр­сын

Зи­һен, бе­лем ко­е­сын!

Ма­лай, ба­бай һәм кө­чек

Юл. Та­як. Ма­лай.

Чо­кыр һәм кө­чек.

Ком. Чи­ләк. Ба­бай.

Ком­ны та­як­ка

Ту­тыр­ды ма­лай.

Юл­ны кө­чек­кә

Тот­тыр­ды ба­бай.

Әй, тү­гел алай!

Ком­ны та­як­тан

Бу­шат­ты ма­лай.

Ком­ны кө­чек­кә

Ашат­ты ба­бай.

Әй, тү­гел алай!

Кө­чек­не юл­га

Бәй­лә­де ма­лай.

Кө­чек ти­рә­ли

Әй­лән­де ба­бай.

Әй, тү­гел алай!

Ул ме­нә бо­лай:

Ком­ны чи­ләк­кә

Ту­тыр­ды ма­лай.

Һәм юл­да уй­нап

Утыр­ды ма­лай.

Юл буй­лап кит­те

Та­як­лы ба­бай.

Чо­кыр­ны күр­ми

Ат­лар бит ба­бай.

Чо­кыр­га төш­сә,

Егы­лыр ба­бай.

Кө­ләр бит ма­лай,

Гарь­лә­нер ба­бай.

Ба­бай ар­тын­нан

Йө­гер­де кө­чек.

Чи­ләк­ле ма­лай

Өл­ге­рер ни­чек?

Өл­гер­де ма­лай.

Ком­ны чо­кыр­га

Бу­шат­ты ма­лай.

Эш­лә­гән эшен

Ошат­ты бо­лай.

Ма­лай һәм ба­бай

Ки­теп бар­ды­лар

Тип-ти­гез юл­дан.

Ә кө­чек ча­ба

Әнә... иң ал­дан.

Ха­та­лы ши­гырь

Тиз­дән кыш­лар җи­тә­чәк:

Чә­чәк чә­чәк­лә­нә­чәк,

Бө­ре бө­ре­лә­нә­чәк,

Әби­ләр­нең бөд­рә­се

Җил­дә бөд­рә­лә­нә­чәк.

Алар су­га ки­лә­чәк,

Чиш­мә­гә ие­лә­чәк.

Зәң­гәр боз­лар­ны ва­тып,

Су ту­тыр­гач чи­ләк­кә,

Ера-ера көрт­ләр­не

Ки­тә­чәк­ләр җи­ләк­кә.

Йө­ри­я­чәк­ләр ан­да

Җи­ләк со­рап аю­дан.

Кай ара­да төн җит­кән,

Күк­тә ал ай ба­е­ган.

Төн ая­за­чак ки­нәт,

Бик яң­гыр­лы бу­ла­чак.

Аю өне­нә ке­реп

Әби­ләр төн ку­на­чак.

Хәл­дән та­еп ан­на­ры

Кай­тыр­лар са­лам өй­гә.

Ише­гал­ды­на җи­ләк

Си­бәр­ләр кайт­кан көй­гә.

Та­вык­ка һәм үр­дәк­кә

Җи­ләк бик шәп ви­та­мин.

Эре-эре җи­ләк­не

Көн дә бер­не йо­там мин.

Тиз­дән җәй­ләр җи­тә­чәк:

Ко­рып бе­тә­чәк чә­чәк.

Та­вык­лар, каң­гыл­да­шып,

Бәп­кә­ләр чы­га­ра­чак,

Бәп­кә­ләр күп бу­ла­чак,

Ка­ра бәп­кә­ләр бе­лән

Өй тү­бә­се ту­ла­чак.

Тү­бә­гә сый­ма­га­ны

Агач­лар­га ку­на­чак,

Шун­да оя ко­ра­чак.

Та­мак­ла­ры ачык­са,

Тил­гән­нәр­не йо­та­чак.

Тиз­дән көз­ләр җи­тә­чәк:

Ал­ма чә­чәк ата­чак,

Сан­ду­гач­лар, чып­чык­лар

Сал­кын як­тан кай­та­чак.

«О­я­га сый­мыйм», – ди­еп,

Сы­ер­чык оя­ла­чак.

Сы­ер­чык оя­сы­на

Кү­ке оя­ла­я­чак.

Көз­не яз алыш­ты­рыр:

Өй­не бу­ран кү­мә­чәк,

Кар көр­тен­дә, ел­меп,

Үсеп чы­га­чак чә­чәк.

Үсә-үсә ул чә­чәк

Йол­дыз­га ук ти­я­чәк.

Һәм йол­дыз­лар чә­чәк­тән

Та­кы­я­ләр үрә­чәк.

Ай, ко­яш бе­лән би­зәп,

Баш­ла­ры­на ки­я­чәк.

Ши­гы­рем ки­нәт ке­нә

Ха­та­лар бе­лән тул­ды.

Ка­ләм­дә ка­рам туң­ды,

Язал­мыйм, җит­те, бул­ды.

Ха­там­ны тө­зәт, яме,

Сүз­ләр­не үз­гәрт, яме.

Ирен­мә­сәң, ши­гырь­не

Өр-яңа­дан язып чык.

Дө­рес сүз­ләр те­зеп чык,

Чук­лап-чук­лап би­зәп чык.

Ана те­ле­без бик бай,

Җәү­һәр­ләр – ти­рән диң­гез.

Ел­ма­я­быз, кө­лә­без,

Тел ка­де­рен бе­лә­без,

Тел ка­де­рен бел­гән­гә

Нур­лы һәр­чак өе­без!

Моң­су чак

Көз уты­ра бас­ма­да

Сап-са­ры күл­мәк ки­еп.

Сап-са­ры кош­лар оча

Са­ры чә­че­нә ти­еп.

Кар­шы­да­гы алан­да

Кыр та­вы­гы кы­так­лый.

Кар­мак тот­кан бер ма­лай

Яр бу­ен­да ти­так­лый.

Тын­ды чи­керт­кә җы­ры,

Көн­нәр кич­кә авыш­ты.

Көз тә­пи­е­нә әнә

Юеш яф­рак ябыш­ты.

Ши­гырь ят­лыйм

Сең­лем­нең са­ры чә­чен

То­лым­лап үреп бул­мый,

Ал­ма­гач­тан ал­ма­ны

Өзеп тә би­реп бул­мый,

Бак­ча­да өрә Ак­бай,

Өрә гел, өреп туй­мый.

– Уй­нар­га чык тыш­ка! – ди,

– Ка­дер­ле ва­кы­тың­ны

Әрәм ит­мә буш­ка! – ди.

Ак­бай бе­лә­ме­ни ул

Ши­гырь­нең ни икә­нен.

Кы­зык ши­гырь­не яз­ган

Ша­гыйрь­нең кем икә­нен.

– Баш­та эшең­не бе­тер,

Ан­нан уй­нар­га ярый, –

Ди­еп, шу­шы ши­гырь­не

Яз­ган, дим, Ту­кай абый.

– Бе­раз ял ит, Ак­ба­ем!

Йок­ла­ган­чы ши­гырь­не

Тиз­рәк ят­лап бе­те­рим,

Ба­шым­ны ял ит­те­рим.

Эт тук­та­ды өрү­дән,

Ул да бит өреп арый.

Бик ар­гач, Ту­кай абый,

Че­рем итәр­гә ярый.

Көн­дез

Тау өс­тен­дә кеш­нә­де

Яшел җәй­нең тук аты.

Гөр­сел­ди күк. Уй­ный ул

Җир­гә зәң­гәр ук атып.

Гөл­чә­чәк­ләр ас­ты­на

Ке­реп кач­ты һәр бө­җәк.

Бал корт­ла­ры чә­чәк­не

Чай­кал­дыр­мый гө­җел­дәп.

Иң бе­рен­че там­чы­лар

Си­ке­реш­те тып та тып.

Бу яң­гыр­ны тиз ге­нә

Бул­мас ин­де тук­та­тып.

– Агы­за ич су ми­не,

Мин бит бик-бик кеч­ке­нә! –

Ке­реп кач­ты кыр­мыс­ка

Чү­ә­гем­нең эче­нә.

Корт

Очып кер­де өй­гә корт.

Әни әй­тә: – Тот! Тот! Тот!

Кор­ты­ма бит тө­шә корт!

Һич кал­ма­ды ми­нем кот.

Ча­гып ал­са авыз­ны,

Ашап бул­мас тәм­ле торт.

На­рат өй­нең эче­нә

Эрем­чек исе тул­ды.

Очып ар­ды бу­гай корт,

Пәр­дә­гә ки­леп кун­ды.

Әни ел­ма­еп куй­ды,

Өс­тәл­гә са­выт куй­ды:

– Пе­шер­мә­дем бү­ген торт,

Мә, ашый тор тәм­ле корт!

Корт исен ис­ни-ис­ни

Пәр­дә­без­дә тор­ды корт.

Чәй эч­тем мин корт бе­лән.

Без­лә­мә­де, чак­ма­ды,

Дус­лаш­тым мин корт бе­лән!

Төн­ге ел­га

Ка­мыш­лар­га ыш­кы­лып

Чай­ка­ла су­да ак ай.

Ма­тур­лык­ка сок­ла­нып

Те­лен йот­кан бер ма­лай.

Ай янын­да йол­дыз да

Җе­мел­дәп йө­зеп ала.

Сө­кә тот­кан әти­се

Шул төш­не сө­зеп ала.

Сө­кә­дә вак ба­лык­лар

Дәр­рәү би­е­шеп ала.

Ае да, йол­ды­зы да

Ел­га­га тө­шеп ка­ла.

Рәс­сам

Ямь-яшел ич бар­ча гөл­ләр җир­дә,

Чә­чәк­лә­ре ге­нә төр­ле­ләр.

Күз ча­гы­ла төр­ле-төр­ле төс­тән,

Нур эчә­ләр гөл­ләр. Те­ре­ләр!

Ал­чә­чәк­кә кун­ган бер ак бо­лыт,

Ак бо­лыт­ка кун­ган үр­мә­күч.

Шул бо­лыт­та йө­зеп йөр­де бит ул,

Ил­ләр ги­зеп йөр­де ир­тә-кич.

Муй­нак та бар шу­шы рә­се­мем­дә,

Сы­ен­ган ул бер кыз те­зе­нә.

Бо­лын. Гөл­ләр. Мәм­рәп җи­ләк пеш­кән,

Ко­яш уй­ный кыз­ның кү­зен­дә.

Ис­кит­кеч бер рә­сем яса­дым мин,

«Ай-яй ма­тур рә­сем, Рә­сим, ә!» –

Ди­гән сы­ман ба­шын кы­ры­най­тып

Ка­рап то­ра Муй­нак рә­сем­гә.

Ис­нәп ка­рый эт­не якын ки­леп,

Төч­ке­рә дә ми­ңа бо­ры­ла.

Кой­рык сел­ки, янә төч­ке­рә ул,

Буяу исе ке­рә бо­рын­га.

Сок­ла­ныр­лык рә­сем яса­дым мин,

Кай­сы кыз­га бү­ләк итәр­гә?

Баш­ка кыз­га бир­сәм, күр­ше кы­зы

Үп­кә­лә­мәс ми­кән ир­тә­гә?

Со­рау­лар­га җа­вап эз­лә­гән­дәй

Өр­ми то­ра бе­раз Муй­на­гым.

Ба­ла­гым­нан ки­леп тар­та ан­нан,

Дә­вам итә Муй­нак уй­на­вын.   

Сыр­га­нак

Сыр­га­нак­ны тәм­ләр­гә

Һәм­мә­се дә җи­теш­те:

Чып­чык­лар­га, пес­нәк­кә

Ви­та­мин бик ки­леш­те –

Очу­ла­ры ки­леш­ле.

Әти бе­лән чүп­ли­без

Кы­рау сук­кан җи­меш­не –

Үзе­без­нең өлеш­не.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: