Көмеш кыңгырау

Яфрак кунсын диеп кулым суздым...

Татарстан һәм Удмуртиянең Язучылар, Рәсәйнең журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрә Гөлфия Исхакова шигырьләре.

Тиңдәш күрдем

Эзләр салдым көзге сукмакларга,
Яфрак туе иде юлларда.
Хыялый кыз иде минем күңел,
Саф матурлык иде уйларда.


Яфрак кунсын диеп кулым суздым,
Бары җилләр качыш уйнады.
Әкрен генә яфрак койды агач,
Ул да көздән әле туймады.


Иелдем дә сары яфрак алдым,
Тере иде, җаны шиңмәгән.
Тиңдәш күрдем кеше язмышына,
Берәү, икәү, алар –меңләгән!..


Яфрак тотып бераз уйга калдым,
Аңарга да язмыш язылган.
Яшел язлар яшәү дәрте бирсә -
Гомер кышы аның көз икән.


Күксел болыт күкне каплап алды,
Яфрак туе салды сагышка.
Тып-тып итеп, көзге яңгыр тамды,
Язмыш юлың, диеп, агышта.

 


Бары бер мәл

Сытыла да тора болыт,
Көзгә кергәч.
Аяк асты кара баткак.
Ләч-ләч, ләч-ләч.


Чистарына үткәннәрдән,
Ап-ак каен.
Яфрак коя чуклар чайкап,
Һәр көн саен.


Тыныч кына кошлар китә,
Канат изәп.
Миләш яфраклары яна,
Көнне бизәп.


Соргылт болыт көнен, төнен.
Елап тора.
Үрмәкүчләр челтәр бизәп,
Ятмә кора.


Кырлар алтын, урман – ялкын,
Төсләр яңа.
Бакчаларда көзнең тәме –
Алма тама.


Ел фасылы, көз асылы,
Бары бер мәл.
Үтә гомер, кире кайтмый,
Шунысы жәл.


Көз

Сары яфраклар коелып җиргә ятты,
Әйтерсең лә янар кояш күлгә батты.
Елый-елый ак болытлар төсен җуйды,
Көйсезләнеп көз килене яшен койды.


Оялгандай шәрәлектән каен-таллар,
Җылы эзләп бер-берсенә сыеналар.
Авылдагы калай башлы йорт-куралар –
Шыбыр-шыбыр яңгырларда коеналар.


Очар кошлар көньякларга юл алдылар,
Күңелләргә онытылмас моң салдылар.
Күгәрченнәр ямьли җирне парлы-парлы,
Җор чыпчыклар сикерешә әрле-бирле.


Тәлгәш-тәлгәш кызыл балан уттай яна,
Тамчы-тамчы кояш кунган гүя аңа.
Усал җилләр зәһәрләнеп канат изи,
Ә табигать, фасыл саен үзен бизи.


Ак каен көзгә керә

Ак каенга толым, толым сары сарган,
Җәй буена толымнарын чайкап арган.
Көзгә керә ул чал төшкән башын иеп,
Әйтерсең лә шиңеп бара кырау тиеп.

Җил бәйләнә кәүсәләргә, ботакларга,
Яфрак коя, беркеме юк, якларга да.
Өши җаны җылы тапмый, Әй, ялгызак,
Көне, төне үтә сыман елдай озак.

Көзгә керә әкрен генә ялгыз каен,
Яшь койгандай яфрак коя һәр көн саен.
Яшәү дәртен салкын яңгыр, көз сүндерә,
Аяусыз җил йолкый–йолкый чишендерә.

Күп кирәкми ак каенга, гомере үтә -
Кояш нуры, җилләр назы шул бик җитә.
Язмыш аның толымнарын тарта, сүтә,
Алда әле карлы-бозлы ак кыш көтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: