Көмеш кыңгырау

«Урамда буран түгел − Ява муллык һәм икмәк!..»

Ка­дер­ле уку­чы­лар! «Кө­меш кың­гы­рау»­ның бы­ел­гы бе­рен­че са­нын­да сез­гә Ра­ви­лә апа­гыз Шәй­дул­ли­на­ның ши­гырь­лә­рен тәкъ­дим итә­без. Ул 1949 ел­ның 25 фев­раль­дә ­Те­лә­че ра­йо­ны­ның А­лан авы­лын­да ту­ган. Хә­зер Ка­зан­да яши. Үзе язу­чы, ша­гый­рә һәм хәт­та эш­мә­кәр дә. Та­гын сө­ек­ле дәү әби дә! Ши­гырь­лә­рен­дә онык­ла­ры ту­рын­да яза күп­че­лек. Алар­ның ма­җа­ра­ла­рын сез дә укып бе­ле­гез әле!

Ур­лан­ган ай

Ты­ны бе­теп, урам­нан

Йө­ге­реп кер­де Сол­тан −

Әл­лә ян­гын чык­кан­мы?

Кач­кан­мы ма­лай ут­тан?

Ко­ты чык­кан бу ма­лай

Тиз уят­ты ба­бай­ны:

− Әй­дә, урам­га чы­гыйк,

Икәү кот­ка­рыйк ай­ны!

Күр­ше еге­те Хә­сән

Ка­рак икән, хө­рә­сән,

Ай­га очып кит­мәк­че,

Бер кы­ры­ен кит­мәк­че,

Юга­ры оч кы­зы­на

Ай­ны бү­ләк ит­мәк­че.

Ай­ның ин­де бо­лай да

Чи­ре­ге ге­нә кал­ган:

Ах­ры­сы, кич­ләр җит­кәч,

Хә­сән ке­бек ка­рак­лар

Ул ай­га ме­неп җи­теп,

Ал­ган­нар ки­теп-ки­теп,

Юга­ры оч кыз­ла­ры­на

Бир­гән­нәр бү­ләк итеп...

Уң­ган бу­ран

Тиз­дән кар­га­лар ки­лә! − дип,

Хә­бәр ки­тер­де бу­ран.

Ку­нак көт­кән йорт ши­кел­ле,

Ак­тан ки­ен­де урам.

Ху­җа­би­кә сы­ман, бу­ран

Ка­ба­ла­на, ашы­га.

Дөнь­я­ның тә­рә­зә­се­нә

Эл­де ап-ак ка­ша­га.

Өй кы­ек­ла­ры­на рәт-рәт

Тез­де яшь­ле сөң­ге­сен,

Ко­яш­ның би­тен сөр­тер­гә

Эл­де чук­лы сөл­ге­сен.

Бө­тен та­би­гать, уя­нып,

Сө­е­неп, яз­ны көт­те.

Ко­яш чүп­ләм сөл­ге бе­лән

Кыш­ның күз яшен сөрт­те.

Йол­дыз яң­гы­ры

Су­лы­шын көч­кә алып,

Кә­рим кер­гән, һай, ча­бып −

Ба­бай, әй­дә, тор әле!

Йол­дыз­лар­ны кот­ка­рыр­га

Бе­рәр әмәл кор әле.

Әнә тә­рәз­дән ка­ра −

Йол­дыз яң­гы­ры ява.

Тиз­рәк бул ин­де, тиз­рәк,

Бик ашы­гыр­га ки­рәк!

Әнә күк­нең бер чи­тен­дә

Йол­дыз­лар кал­ган си­рәк.

Йол­дыз­лар­ны җы­яр­га

Зур-зур чи­ләк­ләр ки­рәк

Яи­сә олы иләк.

Үсеп җит­кәч зур бу­лып,

Очып күк­кә ме­нәр­мен,

Ко­ел­ган йол­дыз­лар­ны

Нә­ни ыр­гак­лар бе­лән

Янә күк­кә эләр­мен.

Йол­дыз­га ту­лыр күк­ләр,

Сө­е­нер­ләр бик күп­ләр.

Ик­мәк ява

Бу­ран улый кич буе,

Тук­тар­га юк һич уе.

Әби әй­тә: − Урам­да

Әй­тер­сең пә­ри туе!

 

Бу­рый-бу­рый ява кар,

Мәх­шәр, ди, дөнь­я­сын­да.

Кар ас­тын­да кал­ган ич

Ак­бай­ның оя­сы да.

Әл­лә тө­бе ти­шел­гән,

Күк­тән кар ишә ге­нә.

Әле шун­дый аяз иде

Югый­сә, ки­чә ге­нә.

Ба­бай кер­де кар кө­рәп,

Бер кө­тү сал­кын сөй­рәп.

Әйт­те үзе: «Кар­чы­гым,

Утыр­ма юк сүз сөй­ләп.

Урам­да бу­ран тү­гел −

Ява мул­лык һәм ик­мәк.

Уҗым­нар өше­ми­чә

Кыш­ны чы­га­чак, ди­мәк.

Ап-ак кар бөр­тек­лә­ре

Җир­нең яра­сын кап­лый.

Ки­лә­се ел уңы­шын

Җил­дән, су­ык­тан сак­лый.

Әгәр җир­дә дым бул­са,

Мул­лык бу­ла­чак ил­дә.

Кар­лар күб­рәк яу­сын, дип,

Те­ләк­ләр те­лә син дә».

Юмарт сак­чы

Без­нең йорт­та бер эт яши,

Исе­ме аның − Яшен.

Ин­де күп­тән­нән яши,

Ка­мил бел­ми дә яшен.

Бер­көн ашар­га сал­сак,

Ят­кан бул­ган йок­лар­га.

Та­бак яны­на төш­те

Са­ес­кан бе­лән кар­га.

Алар яны­на та­гын

Төш­те чып­чык, кү­гәр­чен.

Сел­ке­неп тә ка­ра­мый,

Гарь­ле­гең­нән үләр­сең.

Үз тел­лә­рен­дә кош­лар

Үза­ра сөй­ләш­те­ләр.

Яшен­нең та­бы­нын­нан

Күч­тә­нәч өләш­те­ләр.

Ба­бай әй­тә: − Күр, бак­чы.

Шун­дый бу­ла­мы сак­чы?!

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: