Көмеш кыңгырау

Урам эте (баллада)

Менә шундый хәл Булды, балалар... Күз яшен сөртеп Куйды җиңенә.... Оя янында Уйный җил генә.

Ринат МӘННАН

“И зверьё, как братьев наших меньших,

Никогда не бил по голове”.

                    Сергей Есенин

1.

Беркөнне таптык

Урамда көчек.

Белсәгез иде

Яраттык ничек!

Үзе кап-кара,

Көрән – күзләре,

Шундый акыллы –

Аңлый сүзләрне.

“Кил!”,- дисәң, килә,

“Кал!”, - дисәң, кала,

Бит-кулларыңны

Мең ялап ала!

Бер тәлинкәгә

Сөт салып бирдек,

“Маша” исемле

Булырсың дидек.

Нәни койрыгын

Әй безгә болгый,

Күрәсең, аңа

Бу исем ошый.

Ишегалдына

Ясадык оя,

Без яратканны

Ничек ул тоя?

Бик тиздән килеп

Җитәрләр кышлар,

Безнең бәләкәч

Шушында кышлар.

2.

Салкыннар килде,

Әче җил исә.

Машага җылы,

Көн саен үсә!

Мәктәптән кайткач,

Бергә уйныйбыз.

Кар ера-ера

Уйнап туймыйбыз.

Китә башласаң,

“Әү-әү!”, - дип өрә.

“Китмәгез!” – ди ул.

Өрә шуңа күрә.

Узды да китте

Кышкы каникул.

Син инде үстең,

Исән генә бул.

Карашың синең

Шундый ягымлы,

Син бит миннән дә,

Ахры, акыллы!

Бураннар инде

Котыра, улый.

Февраль аенда

Бурансыз булмый.

Бик тиздән, димәк,

Җитәр язлар да,

Кояш җылытыр

Сине, назлар да.

3.

Бер иртән килсәк

Маша янына,

Унике көчек

Ята янында.

Карап торуы

Шундый кызыклар:

Күзләре йомык,

Имеп туймыйлар.

Йомры-йомшаклар

Йодрык кадәрле.

Әнкәләренә

Әй дә кадерле!

Сузылып яткан.

Шулай кирәктер:

Әни булуы

Шундый рәхәттер.

4.

 Иртәгә бәйрәм.

Белә һәр кеше.

Февраль аеның

Егерме өче!

Солдатлар сафта

Тигез атлыйлар,

Мылтыкны тотып

Илне саклыйлар.

Бар абыйлар да

Солдатта булган.

Алар намуслы,

Эштә дә уңган.

Без дә алардан

Үрнәк алабыз,

Без дә ун елдан

Солдат булабыз.

Мылтык бирерләр,

Безгә әйтерләр:

“Менә хәзер сез

Инде чын ирләр!”

Әй ничекләр соң

Тизрәк үсәргә,

Ирләр бурычын

Безгә үтәргә.

Ә иртәгә без

Иртүк килербез,

Бәйрәм дип сиңа

Кәтлит бирербез.

5.

Кышның да була

Матур таңнары.

...Кайда Машабыз,

Ә...балалары?

Кеше эзләре...

Оя буш соң ник?..

Сөйли башлады

Безгә дворник:

-Эшемә киләм

Алты тулганда,

Ишегаллары

Тып-тын булганда.

Күрәм еракта

Туктый машина.

Әле начар уй

Килми башыма.

Атлый бер ир-ат

Төгәл ояга...

Мылтык тавышы...

Чыйнау ояда.

Маша чапмады

Ташлап оясын,

Ул тәне белән

Каплый баласын.

Тагын бер тапкыр

Ата Машага.

“Әй, туктагыз!” – дип

Анда ашыгам...

Машаны тотып

Аякларыннан

Алып чыгалар...

Көчекләр аннан...

Картон тартмага

Тезеп салалар...

Менә шундый хәл

Булды, балалар...

Күз яшен сөртеп

Куйды җиңенә.

...Оя янында

Уйный җил генә.

6.

Әлләме инде

Бүтән юк Сират...

Балалыларга

Тиярме ир-ат?!

...Маша, кадерлем,

Төштек хурлыкка.

Ходаем минем,

Безне ярлыка...

Безне ярлыка...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: