Көмеш кыңгырау

Улым, ашыйсың киләме...

***

- Улым, ашыйсың киләме? Тынлык.
-  Мин хәзер кибеткә чыгып керәм. Нәрсә алыйм икән?
Җавап юк.
- Ярый алайса, үзем белгәнчә алып керермен.
Кайтканнан бирле бер генә мәртәбә да рәтләп ашаганы юк Ринатның. Төрлесен пешерә Айсолтан, диван янындагы урындыкка кертеп куя, алма, шәфталу, өрек ишеләрен шунда ук тезә. Әмма улы берсенә дә орынмый, иртән әзерләгәнне кичен шул килеш алып чыгып китәргә туры килә.
.... - Улым, ни пешерим? Ни телисең?
-   Синең  монда  булмавыңны  телим,  - диде ул ниһаять.
- Бөтенләй чыгып китиммени?
- Башка чакта чыгып китә идең бит! Бар гастрольгә! Шулай дип, ул бик авырлык белән аягына басты,
чайкалып китеп стенага ябышты. Айсолтан терәк булмакчы иде, каты итеп этеп җибәрде.
- Кит моннан!
- Егыла күрмә!
- Дәшми тора аласыңмы син, юкмы?
Ул ике кулы белән чатанлап чыгу ягына атлады. Айсолтан сиздермәскә тырышып, башын борып, яшь тамчыларын бит очларыннан бармаклары белән сыдырды да зал ягына чыгып китте.
Бераздан Ринат кире бүлмәсенә керде, анда нәрсәдер шакылдады. Айсолтан ни булды икән дип кереп карамакчы иде, ишек ачылмады - Ринат аны эчтән урындык белән терәтеп куйган илде.
- Тагын ни кирәк сиңа? - дип ачу белән кычкырды ул.


Айсолтан хәле бетеп ишек борысына сөялде.
...Җан газабы бигрәк тә төн карасы төшкәч көчәя. Айсолтан үзен кая куярга белми, бүлмәсендә әрле-бирле йөренә, бәгырен үкенечләр талауга түзәрлек түгел иде.
«Гөл кебек бала иде, әрәм иттем, әрәм генә иттем! -дип өзгәләнде ул. - Балам белән дус була алмадым. Күздән ычкындырдым. Ни уйлаганын, нәрсә белән кызыксынганын белмәдем. Ничә еллар инде ачылып сөйләшә алганым юк».
«Мин гаепле аның болай булуына, фәкать мин генә!» - дип өзгәләнә ана. Балага аның назы нәни чагыннан ук җитмәде. Ул, башка аналар кебек булмады, законда каралган өч елын сабыен карап өйдә утыра алмады. Акча эшләргә кирәк иде, концертларга йөрде. Баланы еш кына ят кулларга калдырды.
...Менә ул гастрольдән кайткан, кабаланып кухняда ашарга әзерләп маташа. Ике яшьлек улы аяк астында чуала:
- Әни! Әни! Әни!
Мең тапкыр кабатлагандыр, бәлки. Ә Айсолтанның башында җырлар, концертлар... Сабыен газ плитәсенең тоткасына тотындырып куйды. Духовка ишеге ачылып китте дә, бала баш арты белән идәнгә барып төште. Айсолтан аны күтәреп алып күкрәгенә кысты.
- Нишлим мин? - дип куйды үз-үзенә. - Бер сүзен ишетергә тилмергән көннәр килмәсме?
һәм менә килде ул көннәр. Нишләргә? Ничек аңа ярдәм итәргә?

***

Мәдинә Маликованың «Сандугачның күз яше» романыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: