Көмеш кыңгырау

Ул дөньяда берүзе

ХИКӘЯ

Өй түрендәге бакчаларына чыккан иде Нурзат, андагы аллы-гөлле чәчкәләрне күреп исе китте. Әле кайчан гына боларның берсе дә юк иде! Кызгылт-сарылары, шәмәхә төслеләре, җете зәңгәрләре күз явын алып утыралар. Малай йөгереп килде дә чәчкәләрне ашыга-ашыга йолкый башлады. Бабасы чыгып эшне бозды:
—  Нурзат, балакаем,  нишлисең син? Тимә чәчкәләргә, утырсыннар шулай бакчаны ямьләп.
—  Өйгә алып кереп утыртам мин аларны. Өйне ямьләп торсыннар, — дип карышты Нурзат.
Бабасы ипләп кенә оныгының кулларыннан алды:
—  Өй өчен үзем җайлап өзеп бирермен, яме? Болай йолыккаласаң, еларлар бит алар, үпкәләрләр сиңа.
Ул Нурзатны өйгә кертеп җибәрде дә, көрәген алып, түтәл казырга тотынды.
Малай кухня ягына авызын турсайтып кереп басты.
—  Әйдә, кишер суыңны эч тә, киттек, — диде әнисе, аны өстәл артына утыртып. — Бакчада апаң көтәдер инде сине.
Һаман шул кишер суы, һаман шул бакча. Нурзат киреләнә-киреләнә генә атлады.
—  Нигә гел көйсезләнеп кенә торасың икән син, улым, ә? Ни кирәк соң сиңа? — дип аптырады әнисе.
—  Әйдә, сагыз алып чыгыйк, теге, карбыз исе килеп торганын, — диде Нурзат, чаттагы таныш кибеткә җитәрәк. — Аннары көйсезләнмәм.
Әнисе улын җилтерәтебрәк алып китте:
—  Каян өйрәндең болай сөйләшергә, ә? Менә әтиеңә әйтермен әле.
Берәр нәрсә булса, ул шулай әтисе белән куркыта башлый. Тими лә әтисе Нурзатка, тик менә андый чакта машинасына гына утыртмый.
—  Әниеңне тыңламасаң, беркая да алып бармыйм, — дип кисәтә.
Бакча ишегалды бала-чага чыр-чуыннан гөжләп тора иде. Нурзат әнисенең кулыннан ычкынды да иптәшләре арасына кереп чумды. Ул да булмады, кисәк кенә елашкан, чинашкан тавыштан ишегалды кузгалып куйгандай булды. Апалары атылып килеп җиткәндә, комлыкта күз яшьләренә күмелгән Сәлим утыра, аның янында ачулы йөзле Нурзат басып тора иде.
—   Ник алган ул минем машинаны?! — диде ул, апасы сорау биреп өлгергәнче үк. — Кичә мин калдырган идем аны комлыкта!
—  Монда синеке-минеке юк бит, Нурзат! — диде апасы кисәтүле тавыш белән. — Комлыкта калдырып та дөрес эшләмәгәнсең, уйнагач, кертеп куярга кирәк иде.
Тагын ул гаепле! Юктан да авызын бәлешләндереп еларга тотына бит ул Сәлим. Әй, мә машинаңны, бик кирәге бар иде! Нурзат уенчыкны атып кына бәрде дә, кулларын кесәләренә тыгып, читкә китеп утырды.
Кичен әнисе алырга килгәндә, ул бик арыган кыяфәттә иде.
—  Кайчан ял көне җитәр икән инде, туйдым бу бакчадан, — дип зарланды.
Кичке ашта да кәефсезләнеп утырды:
— Тагын кәбестә шулпасымыни? Икенчегә солы боткасымы? Әй, ашыйсым килми лә минем боларны! Пирожный булса иде ул менә!
Икенче көнне Нурзатны берәү дә кереп уятмады, ул үзе торып киенде. Кухняга кергән иде, анда да беркем дә юк иде. Бик иртә микәнни, тормадылар микәнни әле? Нурзат урындыкны сөйрәп китерде дә, ашыга-ашыга шуның өстенә менеп басып, буфетның өске ишеген ачты. Әнисе бөтен тәмнүшкәләрне шунда яшерә, Нурзатка берәмләп кенә алып бирә. Малай башта зур гына бер «Сникерс» тартып чыгарды, аннары борчак конфетларны, учлап алып, кесәсенә тутырды. Ялтыравык кәгазьгә төрелгән ике сагыз да эләгеп чыкты. Аннары, урындыгыннан сикереп төшеп, бакчага чыгып йөгерде. Теге аллы-гөлле чәчәкләрне кочак тутырып җыйды. Тик өйгә алып кереп җиткермәде, әнисе исенә килеп төште дә, чәчәкләрне баскыч төбенә куеп калдырып, йокы бүлмәсенә йөгереп керде. Монда беркем дә юк иде! Әбисе белән бабасы яши торган бүлмә ишеген дә ачып карады, анда да берәүне дә күрмәде. Нурзат кабат урамга чыкты, гараж янына килде.
Гаражның йозагы бикле түгел, әтисенең машинасы урынында иде. Нәрсә була соң бу? Әй, нәрсә булсын, кайчан да булса бер кайтырлар, әллә кая китмәгәннәрдер. Малай машина ишеген тартып караган иде, анысы да ачык булып чыкты.
Менә рәхәтләнеп бер урам әйләнсен әле! Ничек кабызырга, кайсы педальләргә басарга икәнен белә ул, карап торганы бар. Тегендә-монда төрткәләве булды, машина гүелдәп эшли дә башлады. Гараж ишеген бәреп кенә чыгып китте, рульне чак тотып өлгерде Нурзат. Әй җилдерә малай урам буйлап! Тик ни гаҗәп, урамда бүтән бер машина да юк. Башка шоферлар йокыларыннан тормадылар микәнни әле? Шулай уйлап кына бетерде, машинасы, тузан туздырып, теге бакча юлы өстендәге кибет каршысына килеп тә туктады. Кибетнең ишеге ачык, тик кергән-чыккан кеше күренми. Нурзат, кыюланып, үзе кереп китте. Анда сатучы да юк иде хәтта. Ә шүрлекләрендә нәрсәләр генә юк! Малай дәшеп-дәшеп карады да, тавышын берәү дә ишетмәгәч, прилавок артына үзе кереп китте. Әнисенең, «ярамый» дип, күптән алып биргәне юк иде инде, рәхәтләнде Нурзат чипсы, кириешки, тагын әллә нинди ул белмәгән тәмнүшкәләр ашап. Ашап туйгач, кесәсенә дә салды, изүенә дә тутырды. Менә ничек рәхәт икән, үзең генә булгач!
Аннары каршыдагы уенчык кибетенә керде. Күпме сорап та әтисе «хәзергә акча юк» дип алмый йөртә иде, нинди төре бар, бөтен уенчык автоматларны да төяп чыкты малай. Чөнки монысының да кибетчесе юк иде, берәү дә акча сорамады. Автоматларын кочаклап, туры бакча ишегалдына килеп керде. Билгеле инде, монда да берәү дә күренмәде. Рәхәтләнеп берүзе комлыкта тәгәрәде Нурзат, беркем дә комачауламады. Ул елак-мылак Сәлимнәрдән туеп беткән инде!
Тик менә бераздан ашыйсы килә башлады Нурзатның. Апалары булмагач, ашарга чакыручы да булмады. Малай аш бүлмәсен үзе эзләп китте. Плитә салкын, аш та пешмәгән иде. Үзе пешереп караса гына инде... Плитәсен кабыза алды Нурзат, кәстрүлен дә утыртты, тик менә анда нәрсә саласы? Актара торгач, солы ярмасы табып алды. Ярар, ашыйсы килгәндә, анысы да ярап торыр. Пешерә торгач, ботка ташый башлады, кабара-кабара, ишеккә хәтле барып җитте. Нурзат нишләргә дә белмәде. Буш чиләкләргә дә салды ботканы, өстәл тартмаларына да тутырды, аннары, урам якка йөгереп чыгып, аш бүлмәсенең ишеген тышкы яктан теге уенчык автоматлары белән терәтеп куйды. Алай да булмады, ботка, быкыр-быкыр килеп, ишекне эчке яктан этә башлады. Нурзат ишекне аркасы белән терәде дә бөтен көченә кычкырып җибәрде:
— Әни-и!
Тавышы чыкмады, аның каравы беркем дә әйткәнне көтмичә... караватыннан сикереп торды малай. Төш күрә икән ләбаса ул! Аңа шундый рәхәт булып китте. Тиз генә киенеп, кухня ягына чыкты.
— Улым зур үскән икән, әйтмичә дә торып чыккан, — дип сөенде әнисе. — Әйдә, юынып ал да өстәл янына утыр!
Әнисе шундый тәмле солы боткасы пешергән. Телеңне йотарлык. Кишер суын да бик яратып эчте Нурзат. Ишегалдына чыккач, рәшәткә аша бакча гөлләренә күз төшерде. Бигрәк матур булып утыралар. Гараж да буш, әтисе күптән чыгып киткәндер инде. Аннан башка мәңге утырачак түгел ул машинага. Теге кибет тә үз урынында икән, юк-юк, чипсы-мипсылары кирәк түгел, тамак туйдыра торган нәрсә түгел алар, әнисе дөрес әйтә.
Бакча ишегалды, гадәттәгечә, гөж килә. Менә ничек күңелле! Үзең генә булганда, бер кызыгы да юк бит аның. Сәлимне дә елатмас, уйнасын әйдә, аннан башка күңелсез булыр ул.
Дөньяда үзең генә булсаң, бик-бик күңелсез була икән бит ул!

 

Теги: хикәя
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: