Көмеш кыңгырау

Тузганак

Ул үсеп чыкканда, тирә-як яшеллеккә күмелгән иде.

Әле яфрак чыгарганда, аннары кыяр-кыймас кына чәчәккә бөреләнгәндә, үзенә игътибар итәр-леге юк иде. Гади бер көпшәдә, гап-гади чәчәк бөресе утырып тора. Әмма чәчәк аткач, ул үз-үзенә сокланудан, шатлык-куанычтан кычкырып җибәрде:
—  Күрегез, мин нинди матур!
Әйе, ул, чыннан да, матур иде. Өстәвенә тирә-юньдә бер генә чәчәк әсәре дә юк. Дөрес, ерактарак бар барын. Әмма алар бик кечкенә, өстәвенә тонык төстә, ничектер үлән араларында посып утыралар...
Башта тузганак чәчәгенә үләннәр сокланды:

— Аһ, нинди матур тузганак кызы, төсе кояшны хәтерләтә. Тик менә көн яктысы гына аның матурлыгын, сихри гүзәллеген каплап тора.
Ә бераздан аның якты, ачык төсенә, хуш исенә нечкә билле бал кортлары килде. Алар, тузганак кызына назлы сүзләр пышылдый-пышылдый, татлы ширбәт суырдылар.
Тузганак чәчәге бәхетле иде.
—  Күр әле, аны ничек яраталар. Аның матурлыгыннан, хуш исеннән исерәләр бит.
Һәм аңа бу хәл чиксез дәвам итәр кебек тоелды.
Әмма, ни гаҗәп, вакыт узган саен, ул төссезләнә барды, ә бераздан тәмам агарды, мамыклы орлыклар барлыкка килде.
— Күр, ул орлыклар ничек күп, аларның мамыгы аны җил, яңгырлардан ышыклар,— дип, күңелен юатты ул. Шулчак җиңелчә җил исеп куйды, тора-бара көчәеп, мамыклы тузганак орлыкларын тузгыта, очырта башлады. Алар инде, әйләнеп кайтмаска, еракка очып киттеләр. Ә кайчандыр гүзәл тузганагыбыз җил-яңгырдан саргая, кибә башлады.
Фирдәвес Зариф.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: