Көмеш кыңгырау

Ту­ган тел­дә сөй­ләш, ба­лам! – шул­дыр из­ге те­лә­гем!

Ту­ган тел­дә сөй­ләш, ба­лам! – Шул­дыр из­ге те­лә­гем! Ту­ган тел­дән көч, дәрт алып Тип­сен си­нең йө­рә­гең!

Бе­лә­сең­ме?

Ко­лак­ла­ры озын-озын,

Сый­мый хәт­та ишек­тән.

Ур­ман­да­гы хәл­ләр­не

Бе­леп то­ра, ише­тә.

 

Арт­кы ая­гы зу-ур-зур,

Ал­гы аяк кыс­ка­рак.

Йө­ге­рер­гә, ча­бар­га

Бар­мы ан­нан ос­та­рак?

 

Ку­ак ас­тын­нан гы­на

Ти­рә-юнь­не кү­зә­тә.

Нин­ди җән­лек бу­ла ул,

Бе­лә­сез­ме, кем әй­тә?

 

Би­шек җы­ры

Өй тү­рен­дә җыр­лый-җыр­лый

Эле­неп то­ра би­шек.

Әни на­зын, би­шек җы­рын

Са­бый оныт­сын ни­чек?!

 

Әл­ли-бәл­ли... Га­ләм тың­лый,

Ила­һи моң­да би­шек.

Җир тир­бә­лә, гү­зәл моң­ны

Ишет син, га­ләм, ишет!

 

Дөнья буй­лап та­ра­ла ул,

Ко­яш нур­ла­ры ке­бек.

Йок­лый ба­ла, би­ше­ген­дә

Та­ра­лып, төш­ләр кү­реп.

 

Төш кү­реп ел­мая са­бый,

Бар бел­гә­не – наз да наз.

Бу ел­маю – тат­лы бал­кыш,

Күк­ләр­не итә аяз.

 

Әни­ләр­нең би­шек җы­ры

Га­ләм тү­рен­нән ки­лә.

Һәр би­шек­тә ко­яш ята

Ти­бе­неп, кө­лә-кө­лә.

 

Әл­ли-бәл­ли... Га­ләм тың­лый

Ила­һи би­шек җы­рын.

Наз­лы би­шек җыр­ла­рын­нан

Нур­ла­нып тор­сын җа­ның!

 

Жи­раф ту­рын­да та­гын бер ши­гырь

Жи­раф озын аяк­лы,

Ох­ша­ган ул кран­га.

Ни­гә шун­дый би­ек ул?

Җа­вап бир­че со­рау­га.

 

Аф­ри­ка­да агач­лар

Үсә­ләр би­ек-би­ек.

Алар­ның да баш­ла­ры

Ко­яш­ка то­ра ти­еп.

 

Жи­раф үре­леп ке­нә

Яф­рак ашап то­ра.

Май­мыл жи­раф­ка ка­рап

Маң­га­ен ка­шып то­ра:

 

Аны тел­сез кал­дыр­ган

Озын-озын му­ен­дыр.

Кран ка­дәр гәү­дә­не

Йөр­түе дә кы­ен­дыр!..

 

Ка­ра­ват

Бүл­мә без­нең ка­ра­мак­та,

Си­ке­рә­без ка­ра­ват­та.

И кү­ңел­ле, кө­лә­без,

Кө­лә-кө­лә үлә­без.

 

Төш­кән­дә дә кө­лә­без,

Кө­лә­без мен­гән­дә дә!

Без­нең бе­лән си­ке­рә

Юр­ган­нар, мен­дәр­ләр дә.

 

Баш­та юр­ган ер­тыл­ды,

Ан­нан мен­дәр ти­шел­де.

Ка­ра­ват та түз­мә­де,

Дө­бер ит­те, ишел­де.

 

Ин­де хә­зер көл­ми­без,

Ниш­ләр­гә дә бел­ми­без...

 

Кар­быз

Тә­гәр­мәч ка­дәр­ле зур кар­быз,

Тү­гә­рәк, яшел үзе.

Са­тып алу­чы кү­рен­ми,

Кар­быз ни­чә көн түз­де.

 

Үзе авыр, үзе зур,

Кай­чан алыр­лар ин­де?..

Тәм­ле кар­быз икә­нен

Бел­ми ка­лыр­лар ин­де.

 

Кош­чык

Бер тук­та­мый ти­рәм­дә

Сай­рый гы­на бер кош­чык!

Кош­чык дим­сең?! – Ул Ди­лә­рә,

Сөй­кем­ле нә­ни кыз­чык!

 

Ко­яш

Күр­ше­без­дә бер кыз яши.

Исе­ме аның – Ко­яш!

Бал­кып, ел­ма­еп йө­ри ул

Үзе дә ко­яш бул­гач.

 

Ягым­лы ул өл­кән­нәр­гә,

Ип­тәш, дус – ке­че­ләр­гә.

Аның ке­бек кө­ләч бул­сын

Җир­дә бар ке­ше­ләр дә!

 

Кро­ко­дил

Кро­ко­дил яр­га чык­кан,

Ча­гып ал­ган кы­чыт­кан.

Аф­ри­ка… Са­ван­на…

Кы­чыт­кан үс­ми ан­да!

 

Ба­ры да үсә ан­да!

Кро­ко­дил яр­га чык­кан.

Су­да йө­зеп тал­чык­кан.

Ая­гы өши чык­тан.

 

Кө­меш сы­ман чык яна,

Үлән, яф­рак гел чык­та!

Кро­ко­дил ел­га­дан

Си­рәк чы­га чын­лык­та!

 

Ә бү­ген ир­тә ямь­ле,

Чык­лар яна үлән­дә.

Ко­яш кыз­ды­ра җир­не,

Чак та төш­ми кү­лә­гә.

 

Кро­ко­дил бо­ры­лып

Ел­га­га ке­реп кит­кән.

Дул­кын ир­кә­ләп үт­кән,

Су ке­рү рә­хәт икән!

 

На­рат

Ур­ман бу­ен­нан ба­рам,

Кар­шым­да – би­ек на­рат.

Бар­ган юлым­ны оныт­тым

Би­ек на­рат­ка ка­рап.

 

Оял­чан ти­ен

Бер ти­ен ка­рап то­ра

Агач­та­гы оя­дан.

«Ми­нем ян­га төш!» – ди­мен.

Төш­ми ти­ен, оя­ла.

 

Су­ык ба­бай

Су­ык ба­бай – шук ба­бай,

Та­вы­шы юк, ты­ны юк.

Җыр­ла­мый да көй­лә­ми,

Карт бит ин­де – мо­ңы юк.

 

Ә шу­лай да ма­тур­лык­ны

Яра­та ул, кү­рә ул.

Агач­лар­га таң­нан то­рып

Кө­меш бәс­ләр элә ул.

 

Шук­ла­нуы – гел бер ча­ма:

Үзен­чә кы­зык итә –

Ко­лак­лар­ны че­мет­кә­ли,

Бит­не кы­зар­тып ки­тә.

 

Озак йөр­сәң та­бан ас­тын

Ке­ти-ке­ти уй­на­та.

Күз­дән яшь­ләр чы­га­рып

Кер­фек­ләр­не чы­ла­та.

 

Җит­мә­гән җи­ре юк ин­де,

Ба­ры­сы­на өл­ге­рә.

«Су­ык ба­бай ку­а» – ди­еп,

Әби өй­гә йө­ге­рә.

 

Ту­ган тел­дә сөй­ләш, ба­лам!

Ту­ган тел­дә сөй­ләш, ба­лам! –

Бе­леп үс Ту­ган тел­не!

Ту­ган тел­дә әйт­кән сүз­ләр

Як­тыр­тып тор­сын йөз­не.

 

Ту­ган тел­дә сөй­ләш, ба­лам! –

Ямь­ле тел, те­ре, кө­ләч!

Ку­а­нам – син ту­ган тел­дә

Ел­ма­еп сә­лам бир­гәч.

 

Ту­ган тел­дә сөй­ләш, ба­лам! –

Бо­рын­гы те­ле­без ул!

Без­гә ми­рас бу­лып җит­кән

Меңъ­я­шәр гө­ле­без ул!

 

Ту­ган тел­дә сәй­ләш, ба­лам! –

Бай тел бит ул, гү­зәл ул!

Ба­бам­нар бе­лән бер­гә­ләп

Дөнь­я­лар­ны гиз­гән ул!

 

Ту­ган тел­дә сөй­ләш, ба­лам! –

Шул­дыр из­ге те­лә­гем!

Ту­ган тел­дән көч, дәрт алып

Тип­сен си­нең йө­рә­гең!

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: